Ивач (Дүртөйле районы)
Халык саны | 510 (2002, Җанисәп), 567 (2009, Җанисәп), 541 (2010, Җанисәп) |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°17'24"тн, 55°0'8"кнч |
Почта индексы | 452312 |
Ивач — Башкортстанның Дүртөйле районында урнашкан мари авылы.
Ивач авылы Уфа-Мәскәү федераль автомобиль юлы буенда, Зур Яүбәзе елгасының сул ярында һәм Йошкар Куп (кызыл сазлык) елга тамагында урнашкан. Авыл Ивач Иванов исеменнән алынган. Тарихи материаллардан күренүенчә, ул моңа лаек шәхес, чөнки җиргә ия булырга кирәклеге турындагы рәсми документлар Уфа провинциясе кәнсәләриясе Указы буенча нәкъ аңа ышанып тапшырылган. Ивач Иванов исә бу бурычны бик тә төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарып чыккан. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән халык авылны аның исеме белән атаган. Бирегә беренчеләр булып Мишкә районы авылларыннан күченеп килгәннәр һәм яши башлауларын 1757 елда законлаштырганнар. 1762 елдагы җан исәбен алу материалларында Ивач авылында 11 ир заты теркәлүе мәгълүм. 1795 елда халык саны 211 гә җиткән. Халыкның иң күп яшәгән чоры - узган гасырның 20 нче еллары. 1917 елгы җан исәбен алуда 149 хуҗалыкта 872 кеше теркәлгән.
Ивач авылы районда гына түгел, бәлки республикадагы һәм аннан читтәге бик күп мари авыллары белән тыгыз мөнәсәбәттә яши. Туганлык җепләрен ныгытуда ел саен үткәрелеп киленгән “Җыен” бәйрәме зур йогынты ясый. Ул Дүртөйле районындагы ике мари авылында (Бәйгелде һәм Ивач) һәм Шаран районындагы Чекәй авылында үткәрелә.[1]
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
---|---|---|
510 | ↗567 | ↘541 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Авылга староста кирәкме?, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-07-29
- ↑ 2,0 2,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан