Игнатий Крачковский
| Игнатий Крачковский | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Игнатий Юлианович Крачковский |
| Туган | 16 март 1883 Вильна (Вилнүс), Россия империясе |
| Үлгән | 24 гыйнвар 1951 (67 яшь) Ленинград |
| Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
| Милләт | белорус |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | СПДУ Көнчыгыш факультеты[d] |
| Һөнәре | шәркыять галиме |
| Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм РФА көнчыгыш кулъязмалары институты[d] |
| Җефет | Крачковская, Вера Александровна[d] |
| Ата-ана | |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
| Гыйльми исем: | профессор[d] |
Игнатий Крачковский, бел. Ігнацій Юльянавіч Крачкоўскі, рус. Игнатий Юлианович Крачковский — шәркыять галиме, совет гарәпне өйрәнү фәненә (арабистика) нигез салучы, Россия фәннәр академиясе (1925 елдан ССРБ ФА) академигы (1921), Санкт-Петербург университеты профессоры (1918), филология фәннәре докторы. Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче (1963).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
И.Ю. Крачковский тәрҗемәсе. 1963
1883 елның 16 мартында Вильна (хәзерге Вилнүс) шәһәрендә укытучылар семинариясе директоры гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк көнчыгыш телләре белән кызыксына башлый. Петербург университеты көнчыгыш телләре факультетының гарәп-фарсы-төрек-татар курсларын тәмамлый (1905). Фәләстыйн правослау император җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1908-1910 Якын Көнчыгыш илләрендә (Фәләстыйн, Сүрия, Ливан, Мисыр) гыйльми сәяхәттә була. Дәмәшкъта Антиохия патриархаты китапханәсенең кулъязмалар тупланмасын тикшерә (1913 елда 44 кулъязманы Петербургның Азия музеена тапшыра).
- 1910 елдан Санкт-Петербург император университеты (1918 елдан Беренче Петроград дәүләт университеты, 1924 елдан Ленинград дәүләт университеты) приват-доценты (1918 елдан профессоры). Гарәп шигърияте, христиан гарәп язуы һәм хәзерге заман гарәп әдәбияты курсларын укыта.
- ССРБ ФА Көнчыгыш институты (1950 елдан Көнчыгыш кулъязмалары бүлекчәсе (Ленинград) гыйльми хезмәткәре.
- 1938-1945 Россия география җәмгыте вице-президенты.
- ССРБ һәм чит ил (Бөекбритания, Ирландия, Алмания, Сүрия, Польша, Иран, Һолландия) уку йортлары, академияләре, көнчыгышны өйрәнү җәмгыятьләренең шәрәфле профессоры, гыйльми шурасы әгъзасы булып сайлана.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яңа гарәп әдәбияты һәм гарәп мәдәнияте буенча фәнни тикшеренүләре ССРБ һәм чит илләрдә (Европа, Гарәбстан) әлеге өлкәдә гыйльми тикшеренүләр башлауга этәргеч була.
- 450 дән артык нәшер ителгән хезмәте бар.
- Рус теленә Коръәнне тәрҗемә итә (беренче басмасы – 1963, икенче басмасы - 1986).
- «Мең дә бер кичә»нең 1929-1938 елларда нәшер ителгән рус телендәге беренче тулы басмасының мөхәррире була (тәрҗемәче М.Салье, М. Горький кереш сүзе белән)[1].
- 1963 «Гарәпләрдә география әдәбияты» хезмәтен Гарәп илләре лигасы нәшер итә.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Китаплары |
|---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1951 Сталин премиясе – «Гарәп кулъязмаларын өйрәнгәндә» (Над арабскими рукописями) китабы (1945) өчен.
- Ленин ордены
- Ленин ордены
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1927-1928 елларда Муса Бигиев күп тапкыр И.Ю. Крачковскийга Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Игнатий Юлианович Крачковский. М.-Л., 1949.
- Беляев В. И., Винников И. Н. Памяти акад. И. Ю. Крачковского. Китапта: Палестинский сборник, 1(63), 1954.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Мең дә бер кичә»нең тәрҗемәләре турында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-11-24
- 16 март көнне туганнар
- 1883 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Вильнюста туганнар
- 24 гыйнвар көнне вафатлар
- 1951 елда вафатлар
- Сталин премиясе лауреатлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Профессорлар
- Филология фәннәре докторлары
- Россия (СССР) фәннәр академиясе әгъзалары
- Тәрҗемәчеләр
- Коръән тәрҗемәчеләре
- Вуз укытучылары
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар