Игорь Возовик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Игорь Возовик
Туган телдә исем Игорь Семён улы Возовик
Туган 10 апрель 1924(1924-04-10)
Үлгән 28 май 1990(1990-05-28) (66 яшь)
Казан
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре галим
Җефет Иркинә Җәлил кызы.
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССРның атказанган механизаторы (1972).

Игорь Возовик (рус. Игорь Семёнович Возови́к) — галим, ТАССРның атказанган механизаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1956-1957 елларда Татарстан Республикасының колхоз рәисләре мәктәбендә, 1957-1967 елларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә, 1960 елдан механикалаштыру бүлеге мөдире булып эшли. 1967 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта, 1968 елдан шушы институтның «Машина-трактор паркыннан файдалану» кафедрасы мөдире итеп сайлана. Хезмәтләре бөртекле-кузаклы үсемлекләрне урып-җыюны механикалаштыруга, егылган борчак сабагын күтәртү технологиясенә һәм урып-җыю машиналарының эш җиһазлары параметрларын нигезләүгә карый. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре борчак игүнең үрнәк технологиясенә кертелә, Бердянск махсус конструкторлык бюросында уру машиналарын проектлау өчен файдаланыла. Уйлап табуга караган 10 га якын авторлык таныклыгы бар (автордашлары - Әнәс Җомагылов, Ринат Нуруллин).

ТАССРның атказанган механизаторы (1972). Медальләр белән бүләкләнә.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Операционная технология возделывания и уборки зернобобовых культур. М., 1987 (автордаш).
  • Индустриальная технология уборки зернобобовых культур. Казань, 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]