Игорь Додон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Игорь Додон
Igor Dodon MoscowTass 01-2017.jpg
8нче Молдова президенты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 23 декабре
Аңа кадәр Николае Тимофти
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 февраль 1975(1975-02-18) (42 яшь)
Молдавия, Калараш районы
Сәяси фирка МКФ (2009-2011)
МСФ рәисе (2011 елдан)
Белем Кишинёв аграр университеты

Игорь Додон, Игорь Николае улы Додон, молдав. Igor Dodon (1975 елның 18 феврале, Молдав ССР, Калараш районы,Садова) — Flag of Moldova.svg 2016 елның 23 декабреннән Молдова президенты. Икътисад фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 18 февралендә Молдав ССР Калараш районы Садова авылында туган. Кишинёвта дәүләт аграр университетының икътисад факультетын, Молдова икътисади гыйлемнәр академиясенең менеджмент факультетын, Халыкара икътисад институтының менеджмент факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 елның 5 апрелендә МРКФ фиркасеннән Молдова парламентына депутат булып сайлана.
  • 2011 елның июнендә узган Кишинёв генераль примарын[1] сайлауларда Киртоакэ Доринга җиңелә.
  • 2011 елның ноябрендә Молдова коммунистлар фиркасеннән чыга, МСФ фиркасенә кушыла.
  • 2011 елның 18 декабрендә узган МСФнең X корылтаенда фирка рәисе итеп сайлана.
  • 2014 елның 30 ноябрендә узган парламент сайлауларында Игорь Додон җитәкләгән МСФ 20,25 % тавыш җыя, Молдованың XX чакырылыш парламентында иң зур фракция төзи. Аурупа яклы фиркаләрнең программасын кабул итмичә, МСФ оппозициягә күчә.
  • 2016 елның 13 ноябрендә узган Молдова президентын сайлауларның (молдав. Alegerile prezidențiale în Republica Moldova) 2нче турында 52,18:47,82 чагыштырмасында «Хәрәкәт һәм теләктәшлек фиркасе» вәкиле, Молдова мәгариф министры (2015 елга кадәр) Майя Сандуны җиңеп, Молдованың бөтен халкы сайлаган 3нче президенты (Мирча Снегур, Игор Лучинскийдан соң) була [2].

Аурупа берлеге белән, ассоциациягә берләшмичә генә, тыгыз элемтәләр булдыру, шул ук вакытта РФ белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы сәясәтче. Президентлыкка кандидат И. Додонның «Кырым — РФ территориясе» дигән фикере өчен Молдованың тышкы эшләр министры гафу үтенергә мәҗбүр була[3].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Галина (Galina). 1999 елның августында өйләнешкәннәр.

  • уллары Богдан (Bogdan), Влад (Vladut), Николае (Nicolae)[4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]