Игорь Моисеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Моисеев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Игорь Моисеев
Igor Moiseev.jpg
Туган 8 (21) гыйнвар 1906
Киев, Россия империясе[1]
Үлгән 2 ноябрь 2007(2007-11-02)[2][3][4][…] (101 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт хореография академиясе[d]
Һөнәре хореограф, балет артисты, балетмейстер
Җефет Тамара Зейферт[d] һәм Ирина Моисеева[d]

Commons-logo.svg Игорь Моисеев Викиҗыентыкта

Игорь Александрович Моисеев (1906 елның 8 (21) гыйнвары, Киев2007 елның 2 ноябре, Мәскәү) — совет һәм Россия балет артисты, биюче, балетмейстер, хореограф, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976), ССРБ Халык артисты (1953)[5], өч Сталин (1942, 1947, 1952), Ленин (1967), ССРБ Дәүләт премиясе (1985) һәм РФ Дәүләт премиясе (1996) лауреаты. Өч Ленин ордены кавалеры (1958, 1976, 1986).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Моисеев 1906 елның 8 (21) гыйнварында Киевта туа, анда аның әтисе Александр Михайлович Моисеев — рус дворяны, тумышы белән Орёл губернасыннан, адвокат булып эшләгән. Әнисе — модист Анна Александровна Грэн, яртылаш француз, яртылаш румын. Ати-әнисе Парижда танышканнар, анда Игорь шулай ук балачагында берничә ел үткәргән һәм французча иркен сөйләшә. Гаиләдә бердәнбер бала булган[6][7].

Мәскәүдә, шәхси балет студиясендә укый (1920). Аның әтисе биюләр сын-гәүдәне яхшырта, дип санаган һәм аны үз йортларыннан ерак түгел урнашкан Зур театрның элеккеге балеринасы Вера Мосолованың балет студиясенә алып бара[8]. Дәресләр башланганнан соң ике-өч ай узгач, укытучы Игорьны Дәүләт академия Зур театрының Дәүләт балет мәктәбенә (хәзер Мәскәү хореография академиясе) алып барган. Моисеев укырга керү имтиханын тапшырган[9].

1924 елда Дәүләт академия Зур театрының Дәүләт балет мәктәбен тәмамлый (педагоглар Иван Смольцов һәм Александр Горский) һәм Зур театр труппасына кабул ителә, анда 1939 елга кадәр эшли. 1931 елдан солист. 1930 елда балетмейстер буларак эшли башлый.

1930 елларда Кызыл мәйданда берничә физкультура парадын, Рубен Симоновның Әрмән студиясендә спектакльләр куя, Мәскәү сәнгать театрында дуэль кодексы дәресләре бирә, Мәскәү хореография училищесында укыта, Халык иҗаты театрында хореография секциясен җитәкли (1936)[10].

1933 елда Сәнгать университетын тәмамлый.

1937 елда, Халык Комиссарлары Советы рәисе Вячеслав Молотов ярдәме белән, илдә беренче профессиональ халык бию ансамблен оештыра (хәзер Игорь Моисеев исемендәге халык бию ансамбле). Яңа ансамбльнең беренче репетициясе 1937 елның 10 февралендә була. Ул вакыттан бирле ансамбльнең алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе һәм бию куючысы була.

Ансамбль белән бергә ССРБ (1938 елдан) һәм чит илләрдә (1945 елдан) гастрольләрдә була.

1943 елда илдә беренче профессиональ халык биюе мәктәбен оештыра (Дәүләт халык биюе академия ансамбле каршындагы Хореография мәктәбе-студиясе), ә 1966 елда — «Яшь балет» хореографик ансамблен (хәзерге вакытта Наталия Касаткина һәм Владимир Василёв җитәкчелегендәге Дәүләт балет театры) оештыра, аның белән 1970 елга кадәр җитәкчелек иткән[11].

Илнең иҗтимагый тормышындагы күренекле вакыйгаларга багышланган тантаналы концертлар һәм мәдәни программалар куйган. «Салават күпере» телевизион фольклор фестиваленең жюри әгъзасы, күп кенә халыкара конкурслар һәм халык биюе фестивальләре жюрие әгъзасы була, Тынычлыкны саклау комитеты эшендә катнаша.Моисеев искә төшергәнчә, аны 18 тапкыр СБКФга керергә таләп иткәннәр. Тик ул һәрвакыт принципиаль карашлары аркасында баш тарткан.

— Ә ни өчен сез партиягә керергә теләмисез?

— Чөнки мин Ходайга ышанам һәм шуның өчен мине җыелышларда тикшерүегезне теләмим[12].

Зур театр коллегиясе әгъзасы (1985 елдан), Россия Сәнгать академиясе президиумы әгъзасы (1996 елдан), әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы, Россия чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Мәдәният, фән һәм мәгариф эшлеклеләре советы әгъзасы.

Хореография буенча мәкаләләр, «Мин искә алам… Гомер озынлыгы гастрольләр» автобиографик китап авторы.

1960 еллар уртасыннан филателия белән мавыга. Аның коллекциясенең нигезен, 1950 еллар уртасында ил буйлап гастрольләр вакытында кляссер белән бергә бүләк ителгән Венгрия маркалары, Испания маркалары, шулай ук бию һәм дөнья костюмнарына багышланган маркалар тәшкил итә.

Мәскәүдә 2007 елның 2 ноябрендә 102 нче яшендә гипертония авыруы һәм йөрәкнең ишемияле авыруы өзлегүләрдән үлә. 2007 елның 7 ноябрендә Новодевичье зиратында (5 нче участок) җирләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч тапкыр өйләнгән:

  • Беренче хатыны — Нина Борисовна Подгорецкая (1902—1977), Зур театр прима-балеринасы, халык биюе ансамблен төзүдә катнашкан, РСФСР атказанган артисты (1947).
  • Икенче хатыны — Тамара Алексеевна Зейферт (1918—2005), биюче, педагог-репетитор, РСФСР халык артисты (1958).
    • Кызы — Ольга Игоревна Моисеева (1943), ансамбль солисткасы һәм педагог-репетитор, РСФСР атказанган артисты (1973).
      • Оныгы — Владимир Борисович Моисеев (1963), балет артисты, балетмейстер, РФ атказанган артисты (1996), Рус милли балет театрын оештыручы.
  • Өченче хатыны (1974 елдан) — Ирина Алексеевна Моисеева (1925—2021, туганда Чагадаева), халык-сәхнә биюе артисткасы, солистка (1941 елдан) һәм халык бию ансамбле педагогы, РСФСР атказанган артисты (1958). И. Моисеев вафатыннан соң — ансамбль белән җитәкчелек иткән иҗат коллегиясе рәисе.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәүдә артист яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган.
  • Халык бию ансамбле И. Моисеев исемен йөртә.
  • Моисеев иҗатына «Мәңгелек хәрәкәт» документаль фильмы («Perpetuum mobile», 1967) һәм «Игорь Моисеев балеты» (1982) фильмы багышланган.
  • Дмитрий Щербин «Каенкай» сериалында ССРБ Дәүләт халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Борис Евсеев ролендә (И. А. Моисеевның ГААНТ ССРБ п/р прототипы)

Зур театрда репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Моисеев Мато партиясендә («Саламбо», 1932)
  • А. Аданның «Корсар», хореография М. Петип хореографиясе, А. Горский редакциясе — Кол
  • Ц. Пуниның «Конёк-Горбунок», М. Петип хореографиясе, А. Горский редакциясе — Кол, мазурка
  • Ф. Шубертның «Теолинда», балетмейстер К. Голейзовский — Рауль
  • С. Василенконың «Иосиф Прекрасный», балетмейстер К. Голейзовский — Иосиф
  • В. Оранскийның «Футболчы», үз куелышы — Футболчы
  • А. Горский куелышында А. Арендсның «Саламбо» — Мато
  • Р. Глиэрның «Кызыл мәк» — Ма Ли-чен

Партияләрнең беренче башкаручысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1932 — А. Арендсның «Саламбо», үз куелышы — Мато
  • 1933 — А. Шеншинның «Дионис», «Шопениана», «Чарда», балетмейстер К. Голейзовский — Солист
  • 1935 — Д. Шостаковичның «Якты гөрләвек», балетмейстер Ф. Лопухов — Үзбәк

Зур театрда куелышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балетлар

  • 1930 — В. Оранскийның «Футболчы» (Л. Лащилин һәм Л. Жуков белән берлектә)
  • 1930 — П. Гертельның «Файдасыз саклык» (ГАБТ каршындагы эксперименталь театр сәхнәсендә А. Мессерер белән берлектә)
  • 1932 — А. Арендсның «Саламбо» (А. Глазунов, В. Небольсин һәм А. Цфасман музыкасын өстәү белән)
  • 1935 — В. Оранскийның «Өч таза»
  • 1958 — А. И. Хачатурянның «Спартак»

Операларда биюләр

Халык бию ансамбле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елдан — ул төзегән «ССРБ Халык биюе ансамбле» җитәкчесе (1991 елда — «Игорь Моисеев җитәкчелегендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле», 2007 елдан — Игорь Моисеев исемендәге).

Куелган биюләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дөнья халыклары биюләре:
    • Рус биюләре: «Полянка», «Времена года. Сюита из двух танцев», «Вензеля», «Шестера. Уральский танец», «Задиристые частушки», «Русский перепляс», «Метелица (Снегурка)»
    • Беларус биюләре: «Лявониха», «Крыжачок», «Полька „Янка“», «Бульба», «Полька „Мама“», «Юрочка (Деревенский Дон Жуан)»
    • Украин биюләре: «Веснянки. Сюита» («Выход девушек (Девичья печаль)», «Прощание», «Гадание (Сцена с венками)», «Большой танец», «Каблучок», «Выход парубков», «Возвращение», «Встреча и величание», «Гопак», «Аркан» (гуцульский мужской пастушеский танец), «Танец девушки и двух парней» (гуцульский танец)
    • Молдавия биюләре: «Жокул маре (большой жок (танец)), Сюита» («Хора (Танец девушек)», «Чокырлия (Жаворонок)», «Жок», «Молдовеняска», «Коаса (Косари)», «Ла спэлат (Прачка)», «Сфределуш (сельскохозяйственный танец)», «Молдаваночка», «Хитрый Мокану. Сюита» («Танец парней», «Танец девушек», «Объяснение в любви», «Общий выход», «Сырба (очень быстрый танец)», «Юла»
    • Кыргыз биюләре: «Юрта», «Кыз кумай (Догони девушку)», «Танец киргизских девушек»
    • Үзбәк биюләре: «Пахта (Хлопок)», «Танец с блюдом», «Уйгурский танец „Сафаили“ (национальный погремушечный инструмент)»
    • Таҗик биюләре: «Танец девушек», «Мужской воинственный танец с кинжалом», «Танец с дойрой (восточное название бубна)»
    • «Кок-пар» Казакъ биюе

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ һәм Россия Федерациясе бүләкләре:

  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976 елның 20 гыйнвары) — совет хореография сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан[13]
  • Өч Ленин ордены
    • беренче (1958)
    • икенче (1976)
    • өченче (20 января 1986 года) — совет хореография сәнгатен үстерүдә зур казанышлары өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан[14]
  • Октябрь Инкыйлабы ордены (1981)
  • Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены:
    • беренче (1940 елның 31 октябре) — Бурят-Монгол театр һәм музыка сәнгатен үстерү эшендә күренекле казанышлары өчен[15]
    • икенче (1966 елның 20 гыйнвары) — совет хореография сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары өчен һәм алтмыш яшь тулу уңаеннан[16]
  • Хөрмәт Билгесе ордены (1937 елның 2 июне) — опера һәм балет сәнгатен үстерү эшендә күренекле казанышлар өчен[17]
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2006 елның 21 гыйнвары) — ил һәм дөнья хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[18]
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1999 елның 12 июне) — мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм иҗат эшчәнлегенең 75 еллыгы уңаеннан[19]
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1995 елның 28 декабре) — дәүләт алдындагы казанышлары, хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[20]
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1994 елның 11 апреле) — хореография сәнгатен һәм дөнья мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[21]
  • «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
  • «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медале
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәте (2001 елның 20 гыйнвары) — дөнья хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[22]
  • «Мәскәү алдындагы казанышлары өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2005 елның 26 декабре) — хореография сәнгатен үстерүдәге казанышлары, Мәскәүнең мәдәни тормышына зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[23]

Чит ил бүләкләре:

  • Таҗ белән «Изге Александр» ордены (Болгария, 1945)
  • Мәдәният ордены офицеры (Румыния, 1945)
  • Туганлык һәм бердәмлек ордены (Югославия, 1946)
  • Польша Яңарышы ордены командоры (Польша, 1946)
  • Поляр Йолдыз ордены кавалеры (Монголия, 1947)
  • I дәрәҗә Мәдәният ордены офицеры (Венгрия, 1954)
  • II дәрәҗә Кедр милли ордены (Ливан, 1956)
  • II дәрәҗә Мәдәният ордены офицеры (Венгрия, 1960)
  • Сухэ-Батор ордены (Монголия, 1976)
  • III дәрәҗә Ак арыслан ордены (Чехословакия, 1980)
  • III дәрәҗә Мәдәният ордены офицеры (Венгрия, 1989)
  • Гражданлык хезмәтләре ордены командиры (Испания, 1996)
  • Польша Республикасы каршындагы казанышлары ордены командоры (Польша, 1996)
  • Казанышлар ордены командиры (Венгрия, 1997)
  • III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (1999 елның 30 сентябре, Украина) — Украина-Россия мәдәни элемтәләрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[24]
  • «Моцарт» медале (ЮНЕСКО, 2001)
  • Румыния Йолдызы Ордены командиры (Румыния, 2003)
  • Мая ордены командиры (Аргентина, 2004)
  • «Данакер» ордены (2006 елның 23 гыйнвары, Киргизия) — мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Кыргызстан-Россия мөнәсәбәтләрен үстерүдә һәм ныгытуда зур казанышлары өчен[25][26]
  • V дәрәҗә князь Ярослав Мудрый ордены (2006 елның 3 марты, Украина) — күренекле шәхси өлеш керткән өчен мәдәни элемтәләрне үстерүгә Украина һәм Россия Федерациясе, күпьеллык подвижническую сәнгать эшчәнлеге[27]

Премияләр:

емияләрр

  • I дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — халык биюе өлкәсендә күренекле эшләре өчен
  • II дәрәҗә Сталин премиясе (1947) — ССРБ ГААНТ составында «Славян халыклары биюләре» программасын куйган өчен.
  • I дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — ССРБ ГААНТ составында концерт-башкару эшчәнлеге өчен
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1985) — ССРБ ГААНТның яңа программалары өчен (1983—1984)
  • 1995 ел өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе (1996)[28]
  • «АКШ һәм Россия арасында мәдәни элемтәләрне үстерү өчен» Халыкара фонды премиясе (1995)[29]
  • «Триумф» Россия Бәйсез премиясе (1997)
  • Беренче «Гасыр легендасы» премиясе (Мәскәү Хөкүмәте, 2001) — ил һәм дөнья хореография сәнгатен үстерүгә күренекле өлеш керткән һәм 95 яшь тулу уңаеннан[30]
  • «Россиянин года» милли премиясе (2006)[31]
  • Бию өлкәсендә «Данс кибет» Америка журналының премиясе[32]

Исемнәр:

  • Бурят-Монгол АССРның халык артисты (1940)
  • РСФСР атказанган артисты (1942 елның 27 октябре)
  • РСФСР халык артисты (1944)
  • Молдова ССРның халык артисты (1950)
  • ССРБның халык артисты (1953 елның 19 декабре)
  • Кыргыз ССРның халык артисты (1976)
  • Франция Милли җыелышының мактаулы әгъзасы, Француз Музыка һәм бию академиясе әгъзасы (1955)
  • Сан-Марино халыкара фәннәр академиясенең фәннәр докторы
  • Пекин академиясенең мактаулы профессоры
  • Россия театр сәнгате академиясе профессоры (1997)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Моисеев Игорь Александрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. http://www.iht.com/articles/ap/2007/11/02/europe/EU-GEN-Russia-Obit-Moiseyev.php
  3. Encyclopædia Britannica
  4. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  5. Моисеев Игорь Александрович. әлеге чыганактан 2009-08-15 архивланды.
  6. Моисеев И. А. Я вспоминаю... Гастроль длиною в жизнь. — М.: Согласие, 1996. — С. 5. — 224 с. — ISBN 5-86884-040-2.
  7. Алла Перевалова (1994). Живее всех живых (интервью с Игорем Моисеевым). 1001.ru.
  8. Скончался выдающийся хореограф Игорь Моисеев – Новости Владивостока на VL.ru
  9. Ушел из жизни Игорь Моисеев
  10. Биография Игоря Моисеева » Igor Moiseyev Ballet | Балет Игоря Моисеева
  11. Герой Соц. Труда Моисеев Игорь Александрович :: Герои страны
  12. Танцующий век «Российская газета» 20.01.2006
  13. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 20 января 1976 года № 2869 «О присвоении народному артисту СССР Моисееву И. А. звания Героя Социалистического Труда»
  14. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 20 января 1986 года № 4040 «О награждении тов. Моисеева И. А. орденом Ленина»
  15. О награждении участников декады Бурят-Монгольского искусства
  16. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 20 января 1966 года № 4403 «О награждении тов. Моисеева И. А. орденом Трудового Красного Знамени»
  17. Указ Центрального Исполнительного Комитета СССР от 2 июня 1937 года «О награждении артистов Государственного Академического Большого театра СССР»
  18. Указ Президента Российской Федерации от 21 января 2006 года № 34 «О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» I степени Моисеева И.А.»
  19. Указ Президента Российской Федерации от 12 июня 1999 года № 739 «О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» II степени Моисеева И.А.»
  20. Указ Президента Российской Федерации от 28 декабря 1995 года № 1325 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  21. Указ Президента Российской Федерации от 11 апреля 1994 года № 704 «О награждении орденом Дружбы народов Моисеева И.А.»
  22. Распоряжение Президента Российской Федерации от 20 января 2001 года № 33-рп «О поощрении Моисеева И. А.»
  23. Указ мэра Москвы № 94-УМ от 26 декабря 2005 года "О награждении знаком отличия «За заслуги перед Москвой»
  24. Президент України № 1254/99 «Про відзначення нагородами України майстрів мистецтва Російської Федерації»
  25. Указ Президента Кыргызской Республики от 23 января 2006 года № 30 «О награждении орденом «Данакер» Моисеева И.А.»
  26. Игорь Моисеев награждён киргизским орденом…
  27. Указ Президента Украины от 3 марта 2006 № 189/2006
  28. Указ Президента РФ от 27 мая 1996 г. № 779
  29. Игорь Моисеев. Видеоматериалы. әлеге чыганактан 2012-02-13 архивланды.
  30. Постановление Правительства Москвы № 210-ПП от 13 марта 2001 года «Об учреждении Премии Правительства Москвы „Легенда века“».
  31. «Россиянин года» на сайте Российской Академии бизнеса и предпринимательства
  32. Моисеев, Игорь Александрович — RuData.ru

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сладков Л. Танец — жизнь моя // Филателия СССР. — 1975. — № 7. — С. 52-54
  • Игорь Моисеев: «В паспорте не записано, зачем человек родится…» // Время Ч. Пятьдесят и одно интервью: сборник биографической информации / О. А. Кучкина. — Москва: ВАГРИУС, 2001. — 447 с. — С. 20-27. — ISBN 5-264-00592-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]