Игорь Распопов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Распопов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Игорь Распопов
Туган 28 гыйнвар 1925(1925-01-28)
Россошь, Россошанский уезд[d], Воронеж губернасы, РСФСР, СССР
Үлгән 24 март 1982(1982-03-24) (57 яшь)
Воронеж, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Самар дәүләт социаль-педагоика университеты[d]
Һөнәре телбелгеч
Эш бирүче Воронеж дәүләт университеты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Игорь Распопов (28 гыйнвар 1925 ел — 24 март 1982 ел) — галим-тел белгече. Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1958 елдан Башкорт дәүләт университетының тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы мөдире. Филология фәннәре докторы (1964), профессор(1967). ССРБ югары мәктәбе отличнигы (1975).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Павлович Распопов 1925 елның 28 гыйнварында хәзерге Воронеж өлкәсенең Россошь шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышында катнаша[1]

1950 елда Куйбышев педагогия институтын тәмамлый һәм шул ук уку йортының аспирантурасына укырга керә. 1952 елда Благовещен каласына күчеп китә, анда доцент булып эшли, аннары Благовещен дәүләт педагогия институтының рус теле кафедрасын җитәкли. 1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый (гыйльми җитәкчесе — профессор А. Н. Гвоздев).

1958 елдан алып 1968 елга кадәр Башкорт дәүләт университетында филология факультетының тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы мөдире була. 1966 елда СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында докторлык диссертациясе яклый.

1982 елдан — Воронеж дәүләт университеты филология факультетының рус теле кафедрасы мөдире.

1982 елның 24 мартта Воронежда вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1983 елдан Воронеж дәүләт университетында ел саен Распопов укулары үтә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. П. Распопов — рус һәм гомуми синтаксис өлкәсендә, методология һәм лингвистик тикшеренүләр методикасы буенча белгеч[2] . 100-дән артык фәнни хезмәт авторы..

Төп басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Актуальное членение предложения : На материале простого повествования преимущественно в монологической речи / И. П. Распопов .— Уфа : Изд-во Башк. ун-та, 1961. — 163 с.
    • Очерки по теории синтаксиса / И. П. Распопов .— Воронеж : Изд-во Воронеж ун-та, 1973. — 220 с.
    • Методология и методика лингвистических исследований : Методы синхронного изучения языка : Пособие по спецкурсу / И. П. Распопов .— Воронеж : Изд-во Воронеж. ун-та, 1976. — 111 с.
    • Спорные вопросы синтаксиса / И. П. Распопов; отв. ред. Н. П. Колесников .— Ростов н/Д : Изд-во Рост. ун-та, 1981. — 125 с.
    • Основы русской грамматики : Морфология и синтаксис. — Воронеж : Издательство Воронеж. ун-та, 1984. — 350 с. В соавт. с А. М. Ломовым.
    • Лекции по фонологии и лексикологии : Учебное пособие .— Воронеж : Изд-во ВГУ, 1986. — 119 с.
    • Избранные работы по лингвистике / И. П. Распопов ; Воронеж. гос. ун-т. — Воронеж : Воронеж. гос. ун-т, 2005. — 187 с
    • Очерки по теории синтаксиса / И. П. Распопов; предисл. А. М. Ломова. — Изд. 2-е, доп. — М. : ЛИБРОКОМ, 2009. — 218 с. — (Из лингвистического наследия И. П. Распопова).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Игорь Павлович Распопов: указатель литературы / Воронеж. обл. б-ка им. И. С. Никитина; Зональная науч. б-ка ГУ.- Воронеж, 1984. — 23 с.
  • Ломов А. М., Силкина З. А. И. П. Распопов: четырнадцать воронежских лет //
    • Вестник Воронежского государственного университета. Серия 1. Гуманитарные науки. — 1998. — № 1. — С. 74-79.
    • Игорь Павлович Распопов // Попов С. А. Филологический факультет ВГУ: прошлое, настоящее, будущее. — Воронеж, 2001. — С. 236—237.