Игорь Савельев (1968)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Савельев (1968) latin yazuında])


Игорь Савельев
Туган телдә исем Савельев Игорь Леонидович
Туган 22 февраль 1968(1968-02-22) (56 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй шәһәре
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты[1]
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Дуслык ордены (РФ) - 2022
РФ Президентының Мактау грамотасы
ТР Президенты Рәхмәте

Игорь Савельев ― социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары ― Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Савельев Игорь Леонидович 1968 елның 22 февралендә  ТАССРның Зәй шәһәрендә  туган. 1986-1988 нче елларда  Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1993 нче елда Казан химия-технология институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан химия-технология институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген химия- технология интитуты профкомы рәисе урынбасары итеп башлый. 1997 нче елда аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлый. Аннары  Казан дәүләт химия-технология университеты уку-тәрбия идарәсе җитәкчесе булып эшли.

1998 нче елда Казан шәһәре администрациясе балалар һәм яшьләр эшләре комитеты урынбасары, соңыннан рәисе итеп билгеләнә.

2001-2002 елларда  Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасында.

2002-2006 елларда Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары- Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты каршындагы дәүләт протоколы идарәсе башлыгы була.

2006-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты дәүләт протоколы идарәсе башлыгы

2015 елның октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы бар.

Мактаулы исеме  һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ Президентының Мактау грамотасы (2014 ел),
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел),
  • ТР Президенты Рәхмәте (2020 ел)
  • «Дуслык» ордены (РФ, 2022 ел)[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]