Игорь Селиванов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Селиванов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Игорь Селиванов
Туган 16 ноябрь 1938(1938-11-16)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 13 ноябрь 2012(2012-11-13) (73 яшь)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, Россия
Күмү урыны Магниттауның уңъяр зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты[d]
Һөнәре университет профессоры, галим, техник фәннәр докторы, профессор
Эш бирүче Магнитогорск дәүләт техника универститеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Селиванов Игорь Андреевич (16 ноябрь, 1938 ел13 ноябрь, 2012 ел) — совет һәм Русия галиме, техник фәннәр докторы, профессор. Металлургия производствосында автоматлаштырылган системалар өлкәсе белгече.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 16 ноябрендә Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа.

1961 елда «Прокат производствосын автоматлаштыру» һөнәре буенча Магнитогорск тау-металлургия институтын (ТМИ, хәзер Магнитогорск дәүләт техник университеты) тәмамлый. 1968 елда Мәскәү энергетика институтында — кандидатлык диссертациясе яклый. 1988 елда шушы ук югары уку йортында докторлык диссертациясе яклый. 1989 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

ММИ тәмамлаганнан соң, 1961 елдан алып, шул ук югары уку йортында ассистент була, аннары «Теоретик һәм гомуми электротехника» (1971 ел) секциясен җитәкли; 19762012 елларда «Гомуми һәм махсус электромеханика» кафедрасы мөдире (1987 елда кафедра «Электротехника һәм сәнәгать электроникасы» итеп үзгәртелә, хәзер — «Электроника һәм микроэлектроника кафедрасы»). 1988 елдан Игорь Андреевич — энергетика факультеты деканы, 1990 елдан — укыту эшләре буенча проректор, 19952005 елларда беренче проректор була. Гомеренең соңгы елларында Русия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсе киңәшчесе.

Галимнең һәм ул җитәкләгән иҗади төркемнең тикшеренүләре сөземтәләре Магнитогорск металлургия комбинаты (ММ) һәм илнең башка иң эре металлургия предприятиеләренә индерелә. 1988 елда ул ММИ яңа һөнәр белгечләре — «Сәнәгать электроникасы» инженерларын әзерләп чыгара. 1996 елда Селиванов ММК үзәге белән МДТУ арасында телекоммуникация чараларын модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек программасын җитәкли. 2003 елда аның җитәкчелегендә «Электротехник комплекслар һәм системалар» гыйльми һөнәре буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы ачыла. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе яклана.

Шулай ук җәмәгать эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә — төбәк-ара «Ватан фәнен яңару өчен» җәмәгать хәрәкәтенең Магнитогорск бүлекчәсен, Магнитогорск Мәгълүмат җәмгыятен үстерү өчен хезмәттәшлекне (ПРИОРА-Магнит) оештыруда һәм аларның эшендә катнаша.

2012 елның 13 ноябрендә Магнитогорск шәһәрендә вафат була. Шәһәрнең сул як ярындагы зиратта хатыны янында җирләнә.

260-тан артык фәнни эш, шулай ук 35 уйлап табу таныклыгы һәм Германияда, Бельгияда, Японияда бирелгән 5 патент авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале.
  • «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлекле» исеме.

Игорь Андреевич Селиванов яшәгән йортка истәлекле тактаташ куелган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]