Игорь Сикорский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Сикорский latin yazuında])
Игорь Сикорский
Sikorsky, Igor.jpg
Әйтелеш
Туган 25 май (6 июнь) 1889
Киев, Россия империясе[1]
Үлгән 26 октябрь 1972(1972-10-26)[1][2][3][…] (83 яшь)
Истон (Коннектикут), Коннектикут, Америка Кушма Штатлары
Күмү урыны Коннектикут
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Киевский политехнический институт[d] һәм Киев политехника институты[d]
Һөнәре авиация инженеры, инженер, уйлап табучы, очучы, эшмәкәр
Эш бирүче Род-Айлендский университет[d] һәм Бриджпортский университет[d]
Ата-ана

Commons-logo.svg Игорь Сикорский Викиҗыентыкта

Игорь Иванович Сикорский (ингл. Igor Sikorsky; 1889 елның 25 мае (6 июне), Киев, Россия империясе1972 елның 26 октябре, Истон, Коннектикут, АКШ) — рус[4][5] һәм америка[6] авиаконструкторы, галим, уйлап табучы, философ. Дөньяда беренчеләрдән булып «Русский витязь» (1913) дүрт моторлы очкычны, «Илья Муромец» (1914) авыр дүрт моторлы бомбага тотучы һәм пассажир очкычны, трансатлантик гидроочкычны, серияле бер винтлы боралакны (АКШ, 1942) булдыручы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь(үле сылтама) Сикорский һәм император Николай II «Русский витязь» бортында, 1913 елның җәе

Игорь Сикорский 1889 елның 25 маенда Киев шәһәрендә туа. Әтисе — Иван Алексеевич Сикорский (1842—1919), танылган психиатр, Киев университетының җан һәм нерв авырулары кафедрасы профессоры, әнисе — Мария Стефановна Сикорская.

1903 елда Санкт-Петербург Диңгез училищесына укырга керә[7]. 1906 елда училищены калдырырга һәм инженерга укырга карар кабул итә. XX гасыр башындагы инкыйлаб Игорьны теләгән уку йортына керү мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм ул Парижга, Дювигнау де Ланно мәктәбенә укырга китә. Ярты елдан соң ул Киевка кайта һәм 1907 елда Киев Политехник институтына укырга керә.

1908 елның җәендә Игорь Сикорский әтисе белән Бавариягә Альп тауларына (Берхтесгаден) ялга китә.

1908—1911 елларда Сикорский үзенең беренче ике гади кыйшаю автоматсыз соос схемалы боралак төзи. 1909 елның сентябрендә төзелгән аппаратның йөк күтәрүчәнлеге 9 потка (147 кг) җиткән[8]. Боралак шул ук елның ноябрендә Киевта ике көнлек һава йөзү күргәзмәсендә тәкъдим ителгән[9]. Төзелгән боралакларның берсе дә пилот белән оча алмаган һәм Сикорский очкычлар төзүгә күчкән[10].

1910 елның гыйнварында үз конструкциясе аэрочана сынап карый. 1910 елда С-2 үз конструкциясе беренче очкычны һавага күтәрә. 1911 елда очучы дипломы ала. 1912 елдан 1917 елга кадәр Санкт-Петербургтагы Рус-Балтия вагон заводы бүлегендә баш конструктор булып эшли.

1912—1914 елларда Петербургта күп моторлы авиациягә нигез салган «Русский витязь» һәм «Илья Муромец» очкычларын булдыра. 1912 елның 7 мартында «С-6» бипланында Сикорскийга дөнья тизлек рекордларын куя: бортта ике пассажир белән — 111 км/сәг, биш пассажир белән — 106 км/сәг. 1917 елга кадәр 90нан артык «Илья Муромец» тибындагы очкыч чыгарыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң 1918 ел башында большевикларга эшләгән элеккеге хезмәттәшенең берсе Сикорскийны кисәткән: «Хәл бик куркыныч. Мин сезне атып бетерү турында боерык күрдем».

1918 елның 18 февралендә Сикорский большевиклардан ирекле Архангельск аша (башка юрама буенча — Мурманск аша[11]) Россиядән башта Лондонга, аннары Парижга китә. Парижда ул француз хәрби ведомствосына үз хезмәтләрен тәкъдим иткән, аңа биш бомбага тотучы төзергә заказ бирәләр. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң заказ гамәлдән чыгарыла һәм Сикорскийның Франциядәге авиаконструкторлык эшчәнлеге тәмамлана.

Игорь Сикорский Time журналы тышлыгында, 1953 ел

Сергей Сикорский әйтүенчә, Игорь Иванович АКШка очкычлар, Россиягә кебек үк, бик зур территорияләр аркасында кирәк, дип әйткән. 1919 елның мартында Сикорский АКШка эмиграцияләнә, Нью-Йоркта урнаша. Башта математика укытучысы булып эшли. 1923 елда ул «Sikorsky Aero Engineering Corporation» авиация фирмасына нигез сала һәм анда президент була.

1939 елга кадәр Сикорский унбишкә якын очкыч төзи, 1939 елдан боралакларны конструкцияләүгә күчә. АКШта Сикорский тарафыннан төзелгән Vought-Sikorsky 300 беренче эксперименталь боралак 1939 елның 14 сентябрендә оча.

Сикорский машиналары хәрбиләр өчен дә, гражданнар өчен дә кулланылган. Алар арасында — S-51, S-55, S-56, S-61, S-64 һәм S-65. Аның боралакларында беренче тапкыр Атлантик (S61; 1967) һәм Тын (S65; 1970) океаннар аша очышлар ясала (һавада дозаправка белән).

Пенсиягә киткәнче Сикорский тарафыннан төзелгән соңгы боралак S-58 була. 1957 елда Сикорский үз фирмасының мактаулы консультанты булып кала.

1920—1930 елларда Кирилл Владимирович оештырган «Государево Совещание»гә, шулай ук Америкада Рус милли берлегендә була.

1963 елда Америка инженер-механиклар җәмгыятенең югары фәнни бүләге — ASME медале белән бүләкләнә[12].

Игорь Сикорский 1972 елда Истон шәһәрендә (Коннектикут штаты) вафат була. Изге Иоанн Креститель зиратында җирләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясендә Сикорский Ольга Фёдоровна Симковичка өйләнгән була. Алар аерылышканнар һәм Ольга Россиядә кызы Таня белән калган. 1923 елда Сикорскийның сеңелләре үзе белән алты яшьлек Таняны алып АКШка күчә[13].

АКШта Сикорский 1924 елда Нью-Йоркта Элизабет Семионга (1903—1995) өйләнә[14]. Аларның дүрт улы була: Сергей, Николай, Игорь һәм Георгий[15].

  • Таня Сикорская фон Йорк — Бриджпорттагы Изге Йөрәк университеты укытучысы[16].
  • Сергей Сикорский — «United Technologies»ка 1951 елда кушылган һәм 1992 елда Sikorsky Aircraft махсус проектлар буенча вице-президент сыйфатында отставкага киткән[17][18].
  • Игорь Сикорский — адвокат, бизнесмен һәм авиация тарихчысы[19]. Оныгы Игорь Сикорский — пилот[20].

Сикорский проектланган очу аппаратлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1912 — S-6, өч урынлы очкыч.
  • 1913 — С-21 «Русский витязь», дүрт йөрткечле биплан.
  • 1913 — С-22 «Илья Муромец», дүрт йөрткечле биплан.
  • 1914/15 — С-16, озату истребителе.
  • 1916 — С-20, бер йөрткечле истребитель.
  • 1924 — S-29, ике йөрткечле биплан.
  • 1934 — S-42 Clipper, оча торган көймә.
  • 1939 — VS-300, боралакның эксперименталь прототибы.
  • 1942 — VS-44 Excambian, оча торган көймә.
  • 1942 — R-4, дөньяда беренче серияле боралак.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киевта, Киев политехника институты кампусында Игорь Сикорский һәйкәле
  • «Поэма о крыльях» — 1979 елда ССРБда җитештерелгән нәфис фильм (Сикорский ролен Юрий Яковлев башкарган).
  • 2009 елда Украина Милли банкы «Күренекле Украина шәхесләре» сериясендә 2 гривна номиналы истәлекле тәңкә чыгара[21]. Тәңкә аверсында «Илья Муромец» очкычы, реверсында пилот формасында Сикорский портреты сурәтләнгән.
  • 2011 елның октябрендә Киев шәһәр советы депутатлары Танк урамы исемен авиаконструктор Игорь Сикорский исемендәге урам дип үзгәртү өчен тавыш биргәннәр.
  • Авиаконструктор исеме Украина Милли авиация университетының Авиакосмик лицеена бирелә.
  • Санкт-Петербургның Приморье районындагы мәйдан Сикорский исеме белән аталган.
  • 14 борт номерлы Ту-160 бомбага тотучы Сикорский исеме белән аталган[22].
  • 2012 елның декабрендә Изге Николай Чудотворц чиркәвендә (Честер, АКШ) мемориаль такта ачыла[23].
  • 1979 елда Халыкара астрономия берлеге Айның кире ягындагы кратерга И. И. Сикорский исемен бирә.
  • 1990 елның 13 октябрендә Кырым астрофизика обсерваториясендә Теоретик астрономия институты хезмәткәрләре Л. Г. Карачкина һәм Г. Р. Кастель тарафыннан ачылган астероид (10090) Sikorsky И. И. Сикорский хөрмәтенә атала.
  • 1912 елда Игорь Иванович тәмамлаган Украина милли техник университеты «Киев политехник институты» Сикорский исемен йөртә[24].
  • Сикорский исемен Киев аэропорты (Жуляны) йөртә.

Сикорский бүләге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елда Америка боралак җәмгыяте тарафыннан Сикорский бүләге оештырыла. 2013 елның июлендә, призны булдырганнан соң беренче тапкыр, AeroVelo Канада компаниясенә Atlas боралагын булдыру өчен тапшырыла[25].

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сикорский И. И. Воздушный путь. — М.: Русский путь. — N.-Y.: YMCA Press, 1998.
  • Сикорский: Небо и Небеса: Религиозно-философские работы выдающегося авиаконструктора / Пер. архиепископ Александр (Милеант); Под общ. ред. архимандрита Сергия (Стурова). — СПб.: Издание храма Воскресения Христова у Варшавского вокзала, 2005. — 280, [8] с. — 340 экз. — ISBN 5-859911-022-X.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Сикорский Игорь Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Bobrow C. J. Sikorsky, Igor Ivanovich (25 May 1889–26 October 1972), helicopter and aircraft designer // American National Biography Online / S. Ware[New York]: Oxford University Press, 2017. — ISSN 1470-6229doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.1302114
  3. Encyclopædia Britannica
  4. Игорь Сикорский — Кругосвет
  5. Сикорский Игорь Иванович // Хронос
  6. Britannica Concise Encyclopedia. — Encyclopædia Britannica, Inc., 2006. — С. 1751.
  7. Иванян Э. А. Энциклопедия российско-американских отношений. XVIII-XX века. — Москва: Международные отношения, 2001. — 696 с. — ISBN 5-7133-1045-0.
  8. Русское слово. 25 (12) сентября 1909 года
  9. Новое время. 2 декабря (19 ноября) 1909 года
  10. Надеждин Н. Я. Игорь Сикорский: «Русский витязь» / Осипенко А. И.. — М.: Майор, 2011. — 192 с. — (Неформальные биографии). — 2000 экз. — ISBN 978-5-98551-124-6.
  11. Сергей Сикорский. Как сложилась судьба отца
  12. ASME Medal. asme.org. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды. 2011-02-15 тикшерелгән.
  13. «Military Mission.» 2008 елның 6 сентябрь көнендә архивланган. The Case Files: Igor Sikorsky, Franklin Institute. Retrieved: October 29, 2008.
  14. Hacker and Vining 2007, p. 116.
  15. Skyways July 1995, p. 71.
  16. «Tania Sikorsky Von York.» Foster’s Daily Democrat, September 26, 2008. Retrieved: October 16, 2008.
  17. «First Helicopter Civilian Rescue November 29, 1945.» 2008 елның 10 декабрь көнендә архивланган. Sikorskyarchives.com. Retrieved: July 17, 2010.
  18. Zenobia, Keith. «Sergei Sikorsky: Recollections of a Pioneer, The Legacy of Igor Sikorsky.» PMLAA News Newsletter (Pine Mountain Lake Aviation Association), 19:6, 2004. Retrieved: December 2, 2010.
  19. Church, Diane. «Sikorsky to speak in Plainville tonight.» Bristol Press, March 19, 2012.
  20. «Igor Sikorsky Seminar.» 2014 елның 4 март көнендә архивланган. Aviation Digest: Bradford Camps, June 2003.
  21. Пам’ятні монети України — Ігор Сікорський. әлеге чыганактан 2013-06-11 архивланды. 2012-09-16 тикшерелгән.
  22. Ту-160 присвоили имя американского авиаконструктора Сикорского.
  23. В США открыт памятник Игорю Сикорскому. әлеге чыганактан 2013-06-11 архивланды. 2013-01-23 тикшерелгән.
  24. 2016-08-26. КПИ присвоили имя бывшего его выпускника. news.bigmir.net. 2016-10-22 тикшерелгән.
  25. В Канаде создали первый достойный приза Сикорского педальный вертолёт

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Катышев Г. И., Михеев В. Р. Авиаконструктор Игорь Иванович Сикорский. 1889—1972. — М.: Наука, 1989. — 176 с. — (Научно-биографическая серия). — ISBN 5-02-006748-2.
  • Михеев В. Р., Катышев Г. И. Сикорский. — СПб.: Политехника, 2003. — 624 с. — (XX век. Знаменитые конструкторы России). — 3000 экз. — ISBN 5-7325-0564-4.
  • Надеждин Н. Я. Игорь Сикорский: «Русский витязь» / Осипенко А. И.. — М.: Майор, 2011. — 192 с. — (Неформальные биографии). — 2000 экз. — ISBN 978-5-98551-124-6.
  • Сен-Жерменский мир 1679 — Социальное обеспечение. — М., 2015. — С. 160. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 30). — ISBN 978-5-85270-367-5.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]