Игорь Хвостиков
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 11 июль 1966 (59 яшь) |
| Туу урыны | Черкесск, Ставрополь крае, РСФСР, СССР |
| Эш урыны | Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе |
| Хәрби дәрәҗә | генерал-лейтенант |
| Гаскәр төре | Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте |
| Бүләкләр |
Хвостиков Игорь Владимирович (11 июль 1966, Черкесск, Ставрополь крае) — Россия хәрби эшлеклесе. Россия Федерациясенең генерал-лейтенанты. Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча башлыгы (2020 елның 26 апреленнән).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Игорь Владимирович Хвостиков 1966 елның 11 июлендә Черкесск шәһәрендә туган[1][2]. 1992 елда СССР Дәүләт иминлек комитетының Югары мәктәбен тәмамлый[3].
Карьера этаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1987 елдан куркынычсызлык хезмәте органнарында хезмәт итә[4].
1992 елдан 2012 елга кадәр Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәтенең Ставрополь крае буенча хезмәткәр була, крайның ФСБ башлыгы урынбасарына кадәр барып җитә[5].
2012 елның ноябреннән 2016 елга кадәр Пенза өлкәсе буенча ФСБ идарәсен җитәкләде[6].
2016 елның мартыннан 2020 елның 26 апреленә кадәр Чечен Республикасы буенча ФСБ идарәсе башлыгы вазифасын били[7].
2020 елның 27 апреленнән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе булып тора.
Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Игорь Хвостиковны Татарстан ФСБ башлыгы постына күчерү турында:
| …Мин Игорь Хвостиковка күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Чечня Республикасында эшләгән дәвердә ул үзенә зур хөрмәт казанды, үзен чын профессионал буларак танытты[8]. |
Бүләкләр һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Россия Федерациясенең генерал-лейтенанты[9]. Дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән[10].
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ ФСБ по Татарстану возглавил генерал-лейтенант Игорь Хвостиков (2020-04-02).
- ↑ Хвостиков Игорь Владимирович (2017-01-10).
- ↑ В Татарстане сменился директор управления ФСБ — прислали из Чечни.
- ↑ Лика ИСАЕВА (2020-04-02). Владимир Путин на пост начальника ФСБ в Татарстане назначил Игоря Хвостикова.
- ↑ Владимир Путин назначил начальника управления ФСБ по Татарстану.
- ↑ Экс-начальник управления ФСБ по Пензенской области Игорь Хвостиков переведен в Чечню.
- ↑ Глава УФСБ Чечни переведен в Татарию главой ведомства.
- ↑ Назначен новый глава УФСБ России по Татарстану.
- ↑ ФСБ Татарстана возглавил генерал-лейтенант Игорь Хвостиков. news.myseldon.com. Дата обращения: 18 января 2022.
- ↑ Хвостиков Игорь Владимирович начальник УФСБ России по Республике Татарстан. БИЗНЕС Online. Дата обращения: 19 января 2022.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Биография — Хвостиков, Игорь Владимирович
- ФСБ по Татарстану возглавил генерал-лейтенант Игорь Хвостиков
- В Татарстане сменился директор управления ФСБ — прислали из Чечни
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 11 июль көнне туганнар
- 1966 елда туганнар
- Черкесскида туганнар
- Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары
- I дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» медале белән бүләкләнгәннәр
- Әхмәт Кадыйров исемендәге орден кавалерлары
- Татарстандагы дәүләт куркынычсызлыгы органнары җитәкчеләре
- РФ генерал-лейтенантлары
- Әлифба буенча шәхесләр