Игра районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игра районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Игра районы
Flag of Igra Region (Udmurtia).svg
Байрак
Coat of Arms of Igra Rayon (Udmurtia).svg
Илтамга
Башкала Игра
Халык исәбе 36 494 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 июнь 1937
Җәгърафия
АТБ Удмуртия
Мәйдан 2,266.9 дүрткел киламитер
Координатлар 57.5°N 52.4°E Edit this on Wikidata


Игра районы (рус. Игринский район, арча Эгра ёрос) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Игра поселогы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк-көнчыгыш
Кез районы
Төньяк Балезино районы
Көнбатыш Красногорское районы
Көньяк-көнбатыш Селты районы
Көньяк Якшур-Бодья районы
Көньяк-көнчыгыш Шаркан районы
Көнчыгыш Дебёсы районы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район Зура һәм Дебёсы районнарының кечерәйтү нәтиҗәсендә 1937 елның 1 июлендә барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941-1943 елларда, район территориясендә Ижау - Балезино тимер юлы төзелеше алып барылган. 1963 елда район нигезендә Игра авыл районы һәм Игра сәнәгать районы барлыкка киләләр, 1965 елда район хәзерге чикләренә кергән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970[2], % 1979[3], % 1989[4], % 2002[5], % 2010[1], %
50 310 44 755 45 869 42 850 38 200

Милли состав: удмуртлар — 61 %, урыслар — 36 %, татарлар — 1,5 %[6].

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игра районында татарлар 1940-50 елларда, районда агач әзерләү тармагының нык үсүе белән бәйле рәвештә килеп урнаша. Татарлар (нигездә, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән югары әзерлекле нефть белгечләре) күченүенең икенче дулкыны 1970-елларның 1 нче яртысына туры килә һәм бу районда нефть чыгара башлау белән бәйле.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык[7],
кеше
(2007 ел)
Мәйдан,
га
Беляевское авыл җирлеге Беляевское 10 1018 13400
Зура авыл җирлеге Зура 12 3555 18100
Игра авыл җирлеге Игра 2 22381 5065
Кабачигурт авыл җирлеге Кабачигурт 9 1506 11100
Комсомольское авыл җирлеге Комсомолец 9 1705 20790
Кушья авыл җирлеге Кушья 1 649 1600
Лоза авыл җирлеге Лоза 3 1251 20100
Лонки-Ворцы авыл җирлеге Лонки-Ворцы 3 751 4400
Лозолюк авыл җирлеге Лозолюк 11 718 13935
Мужбер авыл җирлеге Мужбер 9 687 10100
Яңа Зятцы авыл җирлеге Яңа Зятцы 13 1385 44900
Сеп авыл җирлеге Сеп 7 883 7700
Сундур авыл җирлеге Сундур 8 1224 6700
Чутырь авыл җирлеге Чутырь 8 2172 24400
Факел авыл җирлеге Факел 7 3566 24400

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19 мәктәп (15 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, башлангыч мәктәп-бакча (Чемошур), ятимнәр өчен мәктәп-интернат, коррекцион мәктәп-интернат, балалар йорты ; 5 хастаханә, 25 филшер-акушерлык пункты. Шулай ук 32 мәдәният йорты, 29 китапханә, 2 санаторий һәм бер өлкәне өйрәнү музее эшли.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы предприятиеләр, агач эшкәртү, җитен эшкәртү предприятиеләре.

Нефть чыгару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игра район территориясендә нефты чыгару 1973 елда башланды. Көнбатыш-Красногорское, Есенейское, Красногорское, Карсовай, Сундур-Нязин һәм Чутырь чыганаклары.

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федераль һәм региональ ММЧдан башка урындагы "Светлый путь" газетасы чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]