Эчтәлеккә күчү

Игуасу (шарлавыклар)

25°41′43″ к. к. 54°26′12″ кб. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игуасу (шарлавыклар) latin yazuında])
Игуасу
исп. Cataratas del Iguazú
порт. Cataratas do Iguaçu
Рәсем
Су чыгымы 1756 м³/с
Дәүләт  Аргентина
 Бразилия
Административ-территориаль берәмлек Мисьонес (правинсә) һәм Парана (штат)
Саклану зонасы Игуасу[d] һәм Игуасу милли паркы[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Игуасу[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 180 метр
Киңлек 2700 метр
Биеклек / буй 82 метр
Рәсми веб-сайт cataratasdoiguacu.com.br һәм iguazuargentina.com​(исп.)
Объектның күренешләре өчен төркем [d], [d], [d] һәм [d]
Карта
 Игуасу Викиҗыентыкта

ЮНЕСКО байрагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 303  номерлы  объект
рус. • ингл. • фр.

Игуасу шарлавыклары (исп. Cataratas del Iguazú, порт. Cataratas do Iguaçu) — Игуасу елгасындагы 275 шарлавыктан[1][2] торган комплекс, Бразилия (Парана штаты) һәм Аргентина (Мисьонес провинциясе) чигендә урнашкан. Шарлавыклар Аргентина һәм Бразилиянең «Игуасу» милли парклары чигендә урнашкан. Ике парк та ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән (1984 һәм 1986 елларда)[3].

Iguazú (Игуасу) атамасы гуарани телендәге y (су) һәм guasu (зур) сүзләреннән килеп чыккан[4].

Шарлавыклар агып торган базальт катламнар якынча 130—140 млн ел элек барлыкка килгән. 20 мең ел элек Игуасу шарлавыклары комплексы Игуасу елгасының Паранага койган урынында урнашкан. Су агымы тарафыннан чыгынты акрынлап җимерелү сәбәпле, шарлавык Парана елгасыннан елына якынча 1—2 м га ерагая, хәзер шарлавыклар комплексы белән Парана елгасы арасындагы ара якынча 28 км тәшкил итә.

Бу тирәлектә беренче билгеле кешеләр — гуарани һәм кайнганг кабиләләре. Бу районда табылган археологик объектлар моны раслый.

Европа фәне өчен Игуасу шарлавыкларын Альвар Нуньес Кабеса де Вака 1541 елда, Эльдорадо иленең легендар хәзинәләрен эзләп, үзенең экспедициясе белән Парана елгасы агымы буйлап джунгли аша өскә таба барган вакытта ача.

Шарлавыкның географиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шарлавыклар Игуасу елгасы тамагыннан якынча 23 км ераклыкта урнашкан[1]. Комплексның киңлеге 2,7 км һәм аңа якынча 275 аерым шарлавык керә[1]. Су төшү биеклеге 82 метрга җитә, ләкин күпчелек шарлавыкларда 60 метрдан бераз артыграк. Иң зур шарлавык — «Иблис йотымы» (исп. Garganta del Diablo) — киңлеге 150 метр һәм озынлыгы 700 метр булган U-сыман текә яр. Бу шарлавык Бразилия һәм Аргентина арасындагы чикне билгели.

Яңгырлар сезонында тирә-якта 2000 мм якын явым-төшем була.

Күп кенә утраулар (шул исәптән шактый зурлары да) шарлавыкларны бер-берсеннән аерып тора. 2,7 км гомуми киңлекнең якынча 900 метры су белән капланмаган. Шарлавыклар 2,7 км мәйданлы амфитеатр рәвешендәге иңкүлек хасил итәләр[1]. Шарлавыкларның күпчелеге Аргентина территориясе чикләрендә (озынлыгы 2100 м) урнашкан, ләкин Бразилия ягыннан (озынлыгы 800 м) «Иблис бугазы»на яхшы күренеш ачыла.

Уртача су чыгымы — 1746 м³/сек.[5].

Шарлавыклар тирәсендә өч шәһәр бар — Бразилия ягында Фос-ду-Игуасу, Аргентина ягында Пуэрто-Игуасу һәм Парагвай ягында Сьюдад-дель-Эсте[6].

Шарлавыкларның иң танылган атамалары: «Адәм һәм һава», «Өч мушкетер», «Ике сеңел», «Сальто-Эскондидо» («Яшерен сикерү»), «Сальто-Флориано» («Чәчәк сикерүе»), «Сан-Мартин», «Рамирес» һәм башкалар.

Башка җирле истәлекле урыннар — Итайпу гидроэлектростанциясе буасы һәм иезуит гыйбадәтханәләре.

Игуасу шарлавыгы янындагы кунакханә.

Игуасу шарлавыклары — Көньяк Америкада туристлар иң күп йөри торган урыннарның берсе. Ел саен бирегә 1,5—2 млн кеше килә. Туристлар өчен махсус күзәтү мәйданчыклары җиһазландырылган. Шарлавык тирәсендә җәяүле һәм автомобиль маршрутлары салынган. Шулай ук туристларга су үткәрми торган кием тәкъдим ителә, чөнки маршрутлар шарлавыклар итәгенә кадәр уза. Игуасу шарлавыклары тирәсендә халыкара аэропорт урнашкан, дистәләгән кунакханә, кемпинглар, керү юллары, җәяүле сукмаклар төзелгән. Җирле халык шулай ук әлеге туристлык индустриясендә мәшгуль, алар өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган, анда алар җирле костюмнар киеп, җирле биюләр һәм җырлар күрсәтәләр.

Игуасу шарлавыклары ике милли парк территориясендә урнашкан: Аргентинадагы Игуасу Милли паркы, 1909 елда нигез салынган, мәйданы 67 мең га, һәм Бразилиядәге Игуасу Милли паркы, 1939 елда нигез салынган, мәйданы 185 мең га.

Бразилия ягыннан Игуасу шарлавыкларына панорама күренеше
  1. 1 2 3 4 Iguaçu Falls. Encyclopædia Britannica.
  2. ↑ Игуасу (водопад в Юж. Америке) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  3. ↑ UNESCO World Heritage Centre. UNESCO World Heritage Centre - World Heritage List. әлеге чыганактан 2020-05-17 архивланган.
  4. ↑ Bonnie Hamre. Iguazu Falls. әлеге чыганактан 2016-01-03 архивланган. 2026-08-30 тикшерелгән.
  5. ↑ Iguazú, Cataratas del 2023 елның 29 июль көнендә архивланган // worldwaterfalldatabase.com
  6. ↑ Игуасу. about-brazil.org. әлеге чыганактан 2015-08-11 архивланган.