Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре latin yazuında])
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Кем бюрократ статусына кандидат була ала.
Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
Администратор вазифаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Элек тавыш бирүдә катнашканнар
Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазифадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазифадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала.
Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү.
Идарәчеләрне сайлау процедурасын берәр актив идарәче алып бара. Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган идарәче яки бюрократ биргән тавышлар буенча нәтиҗә ясый.