Идегәйнең Мәскәүгә явы (1408)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идегәйнең Мәскәүгә явы (1408) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй

Идегәйнең Мәскәүгә явы - Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй һәм Бөек Литва кенәзлеге арасындагы сугыш (1399-1416) кысаларында 1408 елда узган бәрелеш. Кайбер урыс кенәзлекләре Алтын Урданы хыянәт итеп Литва ягында күчә, шуңа күрә татар бәкләрибәге Идегәй хыянәтчеләргә каршы яуга бара, нәтиҗәдә Мәскәү 3 атнага камап алына (Мәскәү Идегәйгә 3000 сум түли һәм камалыш алына), Мәскәү яны, Бөек Ростов, Түбән Новгород, Дмитров, Переславль Залесский, Коломна, Рәзән талап яндырыла.

Идегәйнең явына үз карашын Андрей Тарковский "Андрей Рублёв" дигән фильмда (1966) күрсәткән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1395 елда Туктамыш хан Аксак Тимергә җиңелә, Мәскәү Алтын Урдага ясак вакытлыча түләми башлый.

1399 елда Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй дәүләтнең куәтен торгызырга тырыша. 1399 елда ул Бурсыклы буендагы бәрелештә Литва кенәзе Витовтны тар-мар итә, шуннан Смоленск Урдага кайтарыла, ләкин 1404 елда Польша гаскәре ярдәмендә Витовт янә Смоленск шәһәрен ала.

Идегәй булышкан урыс кенәзе Василий көтмәгәндә Идегәй дошманы Литва кенәзе Ягайло ны яклаган һәм Смоленск Литва биләмәсе буларак таныган, бу ачык хыянәт булып чыккан һәм Идегәй Смоленск Литвага китмәссен өчен сатлыкҗан Василий Дмитрий улына каршы яуга барган.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүне яулап алмаганга карамастан Идегәй төп максатка ирешә: Мәскәү һәм Литва арасында мөнәсәбәтләре бозыла, аларның берлеге булып чыкмый, Бөек Литва кенәзлеге Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Ростовны буйсындыра алмый.

Ләкин Идегәйнең Литвага каршы сугышы тәмамланмый, киләсе бәрелеш Киев өчен була. Идегәй Алтын Урда йогынтысын торгызырга тырыша.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Горелик М. Оружие Ворсклинской битвы // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Гудавичюс Э. История Литвы. Том 1: С древнейших времён до 1569 года. — М., 2005. — 680 с.
  • Измайлов И. Битва на Ворскле. 1399. Звёздный час эмира Идегея… // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Шабульдо Ф. М. Земли Юго-Западной Руси в составе Великого княжества Литовского. — Киев, 1987.