Эчтәлеккә күчү

Идегәй Таҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идегәй Таҗетдинов latin yazuında])
Идегәй Таҗетдинов
Туган телдә исем Идегәй Борис улы Таҗетдинов
Туган 13 гыйнвар 1933(1933-01-13)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент,
Үлгән 11 август 1979(1979-08-11) (46 яшь)
СССР, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе , Днепродзержинск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре футболчы, тренер
Җефет Алла Сергеевна (Шулепина)
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры (1962)Шөһрәт медале (Үзбәкстан)
Үзбәкстан ССР атказанган тренеры (1977)
Спорт такымы әгъзасы Пахтакәр

Идегәй Таҗетдинов, Идегәй Борис улы Таҗетдинов (Идгай Борисович Тазетдинов; 1933 елның 13 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент1979 елның 11 августы, СССР, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе, Днепродзержинск) ― совет футболисты, ярымсакчы, тренер. СССР спорт мастеры (1962). Үзбәкстан ССР атказанган тренеры (1977).

1933 елның 13 гыйнварында Үзбәкстан ССР башкаласы Ташкент шәһәрендә татар гаиләсендә туган[1].

Ташкентның «Медик» балалар командасында уйный башлаган, аннары — «Труд»та уйнаган. 1953―1955 елларда «Б» классында «Спартак» Ташкент[d] өчен чыгыш ясаган. 1956 елдан ― «Пахтакор» клубында. Дүрт ел эчендә «Б» классында 108 матч уйнаган, 21 гол керткән, 1958 елдан — команда капитаны. «А» классында 1960―1963 елларда 94 матч уйнаган, 12 гол керткән.

1956 елда СССР халыклары Спартакиадасының футбол турында Үзбәкстан ССР җыелмасы составында катнашкан.

Тренерлык карьерасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964―1965 елларда ― «Политотдел»[d] (1996—2003 елларда «Дустлик») командасында уйнаучы тренер, 1969 елга кадәр «Политотдел»да тренер. «Янгиер»[d] (1971―1972), «Андижан»[d] (1973), «Янгиарык»[d] (1974) командаларының өлкән тренеры. «Янгиер» командасы җитәкчесе (1976).

1977 елдан ― «Пахтакор» клубы тренеры.

1979 елда СССР халыклары Спартакиадасының футбол турнирында Үзбәкстан ССР җыелмасы тренеры.

«Пахтакор» футбол командасына куелган һәйкәл фрагменты. Проектның инициаторы Алла Шулепина―Таҗетдинова

Команда белән бергә 1979 елның 11 августында Днепродзержинск өстендә авиаһәлакәттә[d] һәлак булган. Ике Ту-134 самолеты бәрелешүендә шулай ук «Пахтакор» клубының 13 уенчысы һәм тренерлар штабының тагын 2 әгъзасы һәлак булган[2]. 1979 елгы «Пахтакор» фаҗигасе ― совет футболының иң коточкыч фаҗигаләренең берсе, ундүрт футболчы, табиб, тренер һәм клуб администраторы авиаһәлакәттә һәлак булган[3].

Ташкентның беренче шәһәр зиратында[d] «Пахтакор» командасы футболчылары мемориалында җирләнгән.

1961 елның гыйнварында өйләнгән[4]. Хатыны Алла Сергеевна Шулепина-Таҗетдинова, «Киноактер» иҗади җитештерү берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән[5].

«Политотдел»[d]

Мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • ССБР байрагы СССР спорт мастеры: 1962
  • Үзбәкстан ССР атказанган иренеры: 1977

И. Б. Таҗетдинов (үлгәннән соң) «Шөһрәт» медале (Shuhrat medali, Үзбәкстан) белән бүләкләнгән[6].