Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте latin yazuında])

Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәй(ь)әте - Милләт Мәҗлесе карары белән 1918 елның гыйнварында оештырыла. Рәисләре — Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәф, әгъзалары — Сәлах Атнагулов, Г.Гобәйдуллин, С.Янкылычев, Ф.Мөхәммәтъяров, Фатих Сәйфи-Казанлы, Нәҗип Хәлфин һ.б. Һәйәт әгъзалары төрки-татар милли берләшмәләр һәм җәмәгать оешмалары белән сөйләшүләр алып барырга, алар белән берлектә Идел-Урал Штаты оештырылуны игьлан итәргә, булачак мохтариятнең Вакытлы конституциясен кабул итәргә, Уфада оештыру конференциясе үткәрергә, вакытлы хөкүмәт оештырырга һәм дәүләтнең чикләрен билгеләргә тиеш була. Татар-Башкорт ССРны оештыру нигезләмәсе матбугатта игълан ителгәннән һәм 1918 елның апрелендә Хәрби Шура, Милли Шура һ.б. милли оешмалар куып таратылганнан соң, һәйәтнең эшчәнлеге Совет хакимияте тарафыннан туктатыла.