Идел алды икътисади районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел алды икътисади районы latin yazuında])

Идел алды икътисади районы - Татарстанның икътисади районнарының берсе. Район Татарстанның көнбатышында, Тау ягында урнашкан.

Район мәйданы 7456 км². Монда Апас, Кайбыч, Зывыз, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары, ике шәһәр - Буа һәм Тәтеш, ике штб - Зывыз һәм Затун керә.

Төп елгалары - Идел һәм Зөя. Идел алды аша Зөя-Сембер тимер юлы уза. Зур станциясе - Буа.

Икътисадының төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы җирләре зурлыгы - 562,9 мең га.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]