Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы latin yazuında])

Идел буенда исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы - Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллык юбилее белән бәйле Россиядә 2022 елда төрле бәйрәм чаралары. 1989 елда ислам динен кабул итүнең һиҗри календарь белән санап 1100 еллыгы бәйрәм ителгән иде, 2022 елда бу юбилей Милади календарь нигезендә бәйрәм ителә.

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә зурлап билгеләп үтү турында 2021 елның ноябрендә Россия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйткән иде. Путин бу тәкъдим белән килеште һәм юбилейны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыруның хуплады һәм оештыру комитеты билгеләргә кирәк диде.

Юбилейның оештыру комитеты җитәкчесе – Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Республиканың оештыру комитетын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Юбилейның төп чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]