Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте latin yazuında])
Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте
Герб
Байрак
Ил

ССРБ

Статус

АССР

Җөмһүрият

РСФСР

Административ үзәк

Энгельс

Нигезләү датасы

1923 елның 19 декабре

Юкка чыгару датасы

1941 елның 28 августы

Рәсми телләр

алман, рус

Халык саны  (1939)

606 532 кеше

Мәйдан

28 200 км²

Карта

Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Автономная Советская Социалистическая Республика Немцев Поволжья, алман. Autonome Sozialistische Sowjetrepublik der Wolgadeutschen) — РСФСР составында булган автономияле республика.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел буе алманнарының Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1923 елның 19 декабрендә Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1928—1934 елларда — Түбән Идел өлкәсе (Түбән Идел крае) составында, 1934—1936 елларда — Сарытау крае составында булган.

1936 елда Сарытау крае составыннан чыгарыла һәм РСФСРның туры буйсынуга күчерелә.

1941 елның 28 августындагы ССРБ Югары Шурасы Президиумы указы буенча Идел буе алманнары «меңнәрчә һәм ун меңнәрчә» булган шпионнар турында белдермәүдә гаепләгәннәр һәм Казакъ ССРга, Алтайга һәм Себергә сөрелгәннәр.[1].

Идел буе алманнарының АССР-ы Сарытау һәм Сталинград өлкәләре арасында бүленгән.[2]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1926 % (1926) 1939 % (1939)
алманнар 379 630 66,42 % 366 685 60,46 %
руслар 116 561 20,39 % 156 027 25,72 %
украиннар 68 561 11,99 % 58 248 9,6 %
казакълар 1353 0,24 % 8988 1,48 %
татарлар 2109 0,37 % 4074 0,67 %
мордва 1429 0,25 % 3048 0,5 %
белоруслар 159 0,03 % 1636 0,27 %
Барлыгы 571 578 (100,00 %) 606 532 (100,00 %)

Администрив бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда Идел буе Алманнары АССР Энгельс шәһәренә һәм 22 кантонга (районга) бүленгән:

  1. Бальцерс кантоны
  2. Гмелинская кантоны
  3. Гнаденфлюр кантоны
  4. Добринка кантоны
  5. Зельман кантоны
  6. Золотое кантоны
  7. Иловатка кантоны
  8. Иске Полтавка кантоны
  9. Каменка кантоны
  10. Красный Кут кантоны
  11. Красный Яр кантоны
  12. Куккус кантоны
  13. Лизандергей кантоны
  14. Мариенталь кантоны
  15. Марксштадт кантоны
  16. Палласовка кантоны
  17. Терновка кантоны
  18. Унтервальден кантоны
  19. Федоровка кантоны
  20. Франк кантоны
  21. Экгейм кантоны
  22. Эрленбах кантоны

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]