Идел буе федераль округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе федераль округы latin yazuında])
(Идел буе федераль бүлгесе битеннән юнәлтелде)
Идел буе федераль округы
ФО үзәге

Түбән Новгород

Мәйдан

1 038 000 км²

Халык саны

29 900 359 кеше[1]

Субъектлар саны

14

Шәһәрләр саны

191

Президент вәкиле

Михаил Бабич[2]

Рәсми сайт

http://www.pfo.ru/

Идел буе федераль округы (рус. Приво́лжский федера́льный о́круг) — Россия Европа өлешенең үзәгендә урнашкан административ-территориаль оештырма. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.

Округның мәйданы бөтен Россия мәйданының 6,08 % алып тора.

2008 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округының халык саны — 30 млн. 241 мең 581 кеше (Россия халкының 21,3 %). Халыкның төп өлешен шәһәрлеләр тәшкил итә. Мәсәлән, Самар өлкәсендә бу күрсәткеч 80 %тан арта, ә гомумрусия күрсәткече — 73 % тирәсе.

Идел буе федераль округы сәнәгый җитештерүенең Россия икътисадындагы өлеше — 23,9 %, һәм бу иң зур күрсәткеч (икенче урында Үзәк федераль округ тора). 2005 елның икенче кварталында округның Россиядәге авыл хуҗалыгының тулаем продукция җитештерүендәге өлеше — 24,7 %. Идел буе федераль округына инвестицияләр кертүнең күләме бөтенрусия инвестицияләренең 15,3 % алып тора.

Президент вәкилләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руслар: 21 млн. 148 мең 120 кеше (67,88 %)
  2. Татарлар: 4 млн. 063 мең 720 кеше (13,04 %)
  3. Чуашлар: 1 млн. 417 мең 228 кеше (4,55 %)
  4. Башкортлар: 1 млн. 349 мең 633 кеше (4,33 %)
  5. Мордва: 655 мең 926 кеше (2,11 %)
  6. Арлар: 560 мең 764 кеше (1,8 %)
  7. Чирмешләр: 511 мең 919 кеше (1,64 %)
  8. Украиннар: 401 мең 614 кеше (1,29 %)
  9. Казакълар: 228 мең 016 кеше (0,73 %)
  10. Коми-пермяклар: 106 мең 643 кеше (0,34 %)
  11. Әрмәннәр: 105 мең 073 кеше (0,34 %)
  12. Беларуслар: 94 мең 158 кеше (0,30 %)
  13. Азәриләр: 84 мең 183 кеше (0,27 %)
  14. Милләтләрен күрсәтмәүчеләр — 78 мең 535 кеше (0,25 %)
  15. Алманнар: 71 мең 460 кеше (0,23 %)
  16. Яһүдиләр – 29 мең 618 кеше (0,09 %)

Округның составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортстан (1)
  2. Мари Ил (4)
  3. Мордовия (5)
  4. Татарстан (12)
  5. Удмуртия (13)
  6. Чуашия (2)

Край[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пермь крае (9)

Өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Киров (3)
  2. Түбән Новгород (6)
  3. Ырынбур (7)
  4. Пенза (8)
  5. Самар (10)
  6. Сарытау (11)
  7. Сембер (14)

Эре шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Новгород 1 255 159
Самар 1 169 284
Казан 1 161 308
Уфа 1 081 346
Пермь 1 000 679
Сарытау 836 900
Тольятти 719 484
Ижау 627 917
Сембер 624 600
Ырынбур 570 329
Пенза 520 002
Яр Чаллы 513 823
Киров 502 597
Чабаксар 470 900
Саранск 326 100
Стәрлетамак 274 400
Дзержинск 254 937
Йошкар-Ола 263 506
Орски 238 006

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]