Идел рокадасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел рокадасы latin yazuında])

Идел рокадасы (рус. Волжская рокада) — Сталинград тирәсендә Иловля стансасыннан алып Сарытау, Сызран һәм Сембер стансалары аша Зөя стансасына кадәр уза торган рокадалы, ягъни фронт сызыгына параллель булган тимер юл сызыгы. Бөек Ватан сугышы вакытында төзелгән юлның озынлыгы 978 километр тәшкил итә.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 23 гыйнварында Дәүләт саклану комитеты Идел рокадасыны төзү турында карар итте.[1] Юл буенеча хәрәкәт ачылышы 1942 елның августына планлаштырылган булган. Рокаданы төзү өчен юлның өске корылмалары материаллары өлешчә булган резервларыннан, әмма күбесенчә алар инде 1930-елларда төзелә башланган Байкал-Амур магистрале өлешләреннән җыеп алынганнар.

1942 елның февраль-март эчендә эзләнү эшләре тәмам булганнар.

Төзелешне шул исәптә ГУЛАГ тоткыннары көчләре белән алып барганнар.[2]

Иловля — Петров Вал өлеше буенча беренче пуез 1942 елның 7 августында, Петров ВалСарытау өлеше буеше буенча — 1942 елның 11 сентябрендә узган. 24 сентябреннән Идел буе тимер юлы составында Иловля—Петров Вал өлешенең вакытлыча файдалануы башланган. Зөя—Сембер өлеше ЭЭХКдан ЭЮХКка 1942 елның 10 октәбрендә ташырылган. Бөтен маршрут буенча эш хәрәкәте 1942 елның 15 октәбрендә башланган (балластлаштыруның тәмамланмавы сәбәпле, хәрәкәтенең максималь тизлеге 30 км/сәг тәшкил иткән).

Хәзрге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге вакытта ЗөяЧынлы өлеше Горький тимер юлына, Чынлы — Громово өлеше Куйбышев тимер юлына, калган өлеше (Иловляга кадәр) Идел буе тимер юлына карый.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ссылки[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Калып:Rail-stub