Идиопатияле кискен макулопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идиопатияле кискен макулопатия latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Идиопатияле кискен макулопатия — үзлегеннән бетүче һәм гадәттә яшь кешеләрне зарарлаучы бик сирәк халәт. Барыш еш берьяклы һәм КРЧ кичергәннән соң үсеш алырга мөмкин.

1.    Бер яклы кинәт һәм чагылган күрү начарлану белән һәм үзәктәге скотома ясалу белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

•      Макулада нейросенсорлы челтәркатлауның дөрес булмаган чикләре белән кубарылу (рәс. 14.65а).

•      Кубарылу астында еш ЧПЭ дәрәҗәсендә зурлыгы буенча кимрәк соры субретиналь калынаю билгеләнә.

•      Ирит папиллит һәм бераз витреит мөмкин.

•     Берничә атна дәвамында экссудатив үзгәрешләр күрү тулысынча диярлек кайту белән бетә. ЧТЭ-да «үгез күзе» төрендәге атрофияле үзгәрешләр кала ала, алар куркыныч түгел.

3.     ФАГ

•      Башлангыч фазада нейросенсорлы кубарылу астында минималь субретиналь гипо- һәм гиперфлюоресценцияне ачыклыйлар (рәс. 14.65б).

•      Урта веноз фазада гиперфлюоресценциянең ике дәрәҗәсен ачыклыйлар: берсесе субретиналь калынаюның ЧТЭ дәрәҗәсендә буялу белән, икенчесе — челтәркатлау астында буяу туплануы белән бәйле (рәс. 14.65в).

•      Соңгы фазада нейросенсорлы кубарылуның тулы буялуы була (рәс. 14.65г).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.