Идият Әширов
Внешний вид
Идият Мокыйм улы Әширов | |
---|---|
Туган | 9 декабрь 1947 (77 яшь) СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Сөҗән |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Бүләк һәм премияләре | Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе |
Идият Мокыйм улы Әширов — татар шагыйре.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы зур гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә мөдир булып эшли.
Өч елдан аны Яңавыл авыл шурасы рәисе итеп сайлап куялар.
1987 елның җәеннән башлап Барда районында җаваплы хезмәткәр-җитәкче вазифаларын башкара.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2021 елда «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе бирелә [1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|