Идрис
Күренеш
| Идрис | |
|---|---|
| гарәп. إدريس | |
| Үлем датасы | неизвестно |
| Ата | Иаред[d] |
| Һөнәр төре | пәйгамбәр, математик, астроном |
| Эшчәнлек өлкәсе | Исламда пәйгамбәрлек[d] |
| Әүвәлгесе | Сиф[d] |
| Киләсе | Нух[d] |
| Тасвирланган феномен | Хизб Аллах[d] |
Идрис (гарәп. إدريس)) — Коръәндә искә алынган һәм библиядәге Ханох (Енох) белән тиңләштерелүче пәйгамбәр. Исламда ул каләм белән язучы, тегүче һәм тегелгән киемнәр киүче, вакытны исәпли белүче һәм Адәм һәм Шиснең (Ситх) борынгы язмаларын белүче беренче кеше дип санала.
Искә алулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Идрис Коръәндә ике тапкыр искә алына.
Ислам традицияләрендә Идрис
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөхәммәт пәйгамбәр мигъраҗ вакытында күкнең дүртенче катына күтәрелгәч, анда Идрис пәйгамбәр белән очрашуы турында хәдис бар. Имам әл-Бохари хәдисләре җыентыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең югарыга күтәрелүе (мигъраҗ) турында бердәнбер хәдис китерелә. Анда соңгы пәйгамбәрнең берничә пәйгамбәр белән вакыттан тыш метафизик очрашуы искә алына, алар арасында Идрис, Муса, Гайсә һәм Ибраһим бар.
- Кайберәүләр Идриснең Аллаһ боерыгы буенча күккә тере килеш күтәрелгәнен әйтә.
- Имам әт-Табари китергән тарих буенча, бервакыт Идрис ышанычлы фәрештә дустыннан аны күккә алырга сораган. Ул ризалашып, пәйгамбәр белән бергә югарыга күтәрелә башлаган. Дүртенче күк дәрәҗәсендә үлем фәрештәсе очраган һәм алар аннан: «Әйт әле, зинһар, Идрискә күпме гомер калды?» — дип сораганнар. — Ә ул кайда? — дип сораган үлем фәрештәсе. «Менә ул!» — дип кычкыра Идриснең дусты. «Чынлап гаҗәп, миңа аның җанын дүртенче күктә алырга боердылар, гәрчә ул җирдә булырга тиеш иде?!» ди. Һәм фәрештә Идриснең җанын ала.
- Кайбер мөселман галимнәре Идрис пәйгамбәрнең язуны барлыкка китергән һәм кием тегә башлаган беренче кеше дип әйтәләр.
- Ибн Кутайба әйткәнчә, «Идрис өч йөз илле яшьлек чагында фәрештә тарафыннан күтәрелгән»
- Әбү-әл-Фәдел Алләми Идриснең югары исемнәре арасында Хармасу-л-Харамас (Гермес, яки Гермес Трисмегист) булган дип хәбәр итә, һәм ул шулай ук аны Өченче Хөрия дип атый.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Али-заде А. А. Идрис // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8.