Иерусалим
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Кодүс яки Иерусалим (яһүд. ירושלים Йерушала́им, гарәп. القدس әл-К̣удс) - Якын Көнчыгышта урнашкан борынгы шәһәр. Халкы якынча 770 000 кеше, мәйданы 125 км². Халкының 65% - яһүдиләр, 32% - мөселманнар, 2% - христианнар, 1% - башкалар.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иерусалимда археологик казу эшләре 1864 елда башлана һәм бүгенге көндә дә дәвам итә.
- Б.э.к. V-IV мең еллык - кеше яшәвенең беренче билгеләре.
- Б.э.к. XIX гасыр — Мелхиседек патшаның идарәсе заманы.
- Б.э.к. 1000 ел — б.э.к. VI гасыр — Исраил һәм Яһүд патшалыклары заманы.
- Б.э.к. 598 ел — Вавилон патшасы Навуходоноср шәһәрне яулап ала.
- Б.э.к. 586 ел — Сөләйман гыйбадәтханәсе вавилонлылар тарафыннан җимерелә.
- Б.э.к. 516 — 70 ел — Икенче гыйбадәтханә чоры.
- 70 ел — Яһүдләр күтәрелеше һәм Икенче гыйбадәтханәнең римлылар тарафыннан җимерелүе.
- 6 ел — 638 ел — Рим һәм Византия идарәсе.
- 638 ел — шәһәр гарәпләр тарафыннан яулап алына.
- 638 ел — 1300-еллар - гарәпләр идарәсе.
- 1099 ел 7 июнь — Беренче тәре явы нәтиҗәсендә Иерусалим тәре йөртүчеләр тарафыннан басып алына.
- 1187 елда Мисыр һәм Сүрия солтаны Сәләхетдин Әюби тәре йөртүчеләрнең гаскәрен тар-мар итеп Иерусалим шәһәрен азат итә.
- 1300-еллар - 1917 ел — Мәмлүкләр һәм Госманлылар идарәсе.
- 1917 ел — 1948 ел — Британия мандаты чоры.
- 1948 ел — 1967 ел — Иерусалим Үрдүн һәм Исраил арасында бүленгән.
- 1967 ел — Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә бөтен Иерусалим Исраил кулына күчә. БМО тарафыннан шәһәрнең көнчыгыш өлешендә Исраилнең хакимияте танылмый.