Иешуа Га-Ноцри (Булгаков персонажы)
Иешуа Га-Ноцри - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында әдәби персонаж.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу образның прототибы булып тора Гайсә Мәсих тора, ләкин Булгаков сюжеты Инҗилнекеннән нык аерылып тора.
Иешуа - Иисус (Гайсә) исеменең яһүдчә әйтелеше. Булгаков роман лексикасында инҗилчә исем һәм атамаларны оригиналь, гыйбрани яңгырашка якынайтырга омтылган (Ершалаим, Вар-равван һ.б.) Ә Талмудта (Яңа Гаһеднең Синодаль тәрҗемәсендә "Назареялы" )искә алынган "Га-Ноцри" кушаматының мәгънәсе анык түгел һәм Иешуаның туган җиренә бәйле булырга мөмкин. [1]
Иешуа - романның иң төп геройларының берсе, Воландның антиподы. Әсәр башында ул Мастер романы эчендә барлыкка килә, тик чын роман ахырында төп сюжет линиясендә катнаша. Соңгысында ул Яктылык көчләре хөкемдары буларак характерлана. Мастер романын укып чыккач, ул Воланд янына Левий Матвейны Мастер һәм Маргаритага тынычлык бүләк итү турында үтенеч белән җибәрә. Бу күренешнең мәгънәсе - романда эпиграфның үзеннән бирле үк күрсәтелүче тема: бергә һәм бәйсез рәвештә бердәм тарихи процесста катнашучы пассив Яхшылык һәм актив Явызлыкның капма-каршы куелуы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Иешуа Га-Ноцри. Булгаков энциклопедиясе 2010 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган..
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чудакова М.О. Михаил Булгаковның тормышы = Жизнеописание Михаила Булгакова. — 2 нче басма, тулыландырылган. — М.:: Книга, 1988.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Евгения Хилькевич. Опыты литературного анализа романа М.Булгакова «Мастер и Маргарита». (рус.)
- Иешуа Га-Ноцри. Булгаковская энциклопедия 2010 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.. (рус.)
- Энциклопедия «Религия». ЙЕШУА ѓа-НОЦРИ 2009 елның 23 май көнендә архивланган.. (рус.)
Мастер һәм Маргарита романы |
|
---|---|
Персонажлар |
Мастер • Маргарита • Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло • Фагот (Коровьев) • Мәче Бегемот • Гелла) • Михаил Александрович Берлиоз • Иван Бездомный • Степан Богданович Лиходеев • Григорий Данилович Римский • Иван Савельевич Варенуха • Никанор Иванович Босой • Алоизий Могарыч • Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри • Понтий Пилат • Яһүдә • Каифа • Афраний • Марк Крысобой • Левий Матвей |
География | Александров бакчасы • Начар фатир • Патриарх күлләре • МАССОЛИТ • «Варьете» Театры • Профессор Стравинский клиникасы • Яһүд иле • Грибоедов рестораны • Бакча-Аквариум • Ялта |
Куелышлар | 1972 ел, ГФР • 1972 ел, Югославия-Италия • 1989 ел • 1994 ел • 2005 ел • |