Ижауның Октябрь районы
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
![]() | |
Ил | Русия |
---|---|
Статус | Шәһәр районы |
Керү | Ижау |
Барлыкка килү датасы | 1945 ел |
Халык (2010) | 135 754 кеше[1] |
Мәйдан | 87,76 км² |
Октябрь районы (рус. Октябрьский район, арча Октябрь ёрос) — Ижау шәһәренең административ районы. Ижауның үзәк районы дип санала.[2]
Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район Ижауның төньяк өлешендә урнаша. Шәһәр төзүлеге районнардан тыш, район составына Нагорный, Дорожный бистәләре һәм Орловское, Иске Игерман, Яңа Игерман авыллары керәләр.
Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Як | Регион |
---|---|
Төньяк | Удмуртиянең Завьялово районы |
Көнчыгыш | Ижауның Индустриаль районы |
Көньяк | Ижауның Беренче Май районы |
Көнбатыш | Ижауның Ленин районы |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ижауның Октябрь районы 1945 елның 7 февралендә оештырыла; шуңа кадәр район территорияләре Ижауның Жданов районы составына кергәннәр. 1952 елда бетерелә, 1962 елда торгызыла.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Октябрь районы — халык саны буенча Ижауның иң зур районы.
1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|
89 806 | 121 812 | 126 960 | 142 994 | 135 754 |
Милли состав (2002): руслар — 75,3%, арлар — 14,0%, татарлар — 7,2%, украиннар — 1,1%.[7]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ижау мотозаводы
- ААҖ «Удмуртнефть»
- Ижау электр-механика заводы
- ААҖ «Прогресс»
- ААҖ «Удмуртнефтепродукт»
- ЯАҖ «Удмуртгражданпроект», һ. б.
Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район территориясендә 6 ЮУЙ, 5 УУЙ, 21 мәктәп һәм 39 балалар бакчасы, 24 сәламәтлек саклау учреждениесе урнаша.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://www.izh.ru/izh/info/24127.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ 2002 ел сан алу базасы