Ижау мәчетләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижау мәчетләре latin yazuında])

Ижау мәчетләре (рус. Мечети Ижевска) ― Ижау шәһәрендә (Удмуртия) XIX гасыр уртасыннан безнең көннәргә кадәр төзелгән мәчетләр. 2019 елга Ижауда дүрт мәчет гамәлдә.

Удмуртиядә яшәүчеләрнең диннәре чагылган беренче җанисәп алу нәтиҗәсендә (XIX гасыр азагы), Сарапул өязендә мөселманнарның (административ яктан анда Ижау заводы кергән) православие конфессиясеннән кала икенче урынны алып торулары һәм 15 777 кеше исәпләнүе ачыклана. Мөселманнарның күбесе ― татарлар булган.

Беренче мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәчет 1846 елның 28 октябрендә Иске һәм Дүртенче Елга аръягы урамнары арасында төзелгән[1], ул таш фундаментта торгызылган агач бина булган. Мәчет проекты император Николай I тарафыннан расланган, аны төзүгә акча Артиллерия департаменты тарафыннан бүлеп бирелгән. Бүген аның урынында Ижстальнең(рус.) бер домнасы урнашкан. Ижауда беренче мәчет төзелешен Сарапул мещаны Иван Петров алып барган, ул конкурста Казаннан беренче гильдия сәүдәгәре Анисим Месетниковны җиңгән. Беренче мәчетнең биеклеге (гөмбәз белән бергә) 14 м, ә озынлыгы 20 м һәм киңлеге 13 м. 1846 елның 28 октябрендә мәчет ачыла, аның имамы Хәбибулла хәзрәт Рәхмәтуллин була. 1846 елның 2 ноябрендә мәчеттә беренче намаз укыла[2].

Икенче мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда Бишенче урамда яңа агач мәчет төзелә[1]. Мәчет тирәсендә Татар бистәсе үсеп чыккан — анда йортлар зәңгәр-сары-яшел төскә буялган, алар каршында җиләк-җимеш бакчалары ясалган.

Ижауда эре машина производствосын булдыру вакытында мәчетләрне, мөселман зиратын һәм Татар бистәсен сүтәргә һәм алар урынында металлургия заводының яңа цехларын төзергә карар кылына. Әмма агач мәчет сакланып кала: 1932 елның 26 июлендә ул, сүтеп алынып, яңа урынга – Азин урамына күчерелә, бүгенге көнгә кадәр гамәлдә[2].

1991 елда мәчет каршында дини мәктәп – мәдрәсә оештырыла. Җәмигъ мәчете 50 елдан артык манарасыз була, 1991 елда гына манарасы төзелә. 2004 елда мәчет бинасын кирпеч белән тышлаганнар. Әмма мәчет барлык дин тотучыларны сыйдыра алмый, бигрәк тә җомга һәм бәйрәм көннәрендә, һәм күп кенә мөселманнар урамда кала. Шуңа бәйле рәвештә Ижау үзәгендә яңа мәчет төзү фикере көчәя[2]. Үзәк мәчет Карл Маркс урамында 2003 елдан 2016 елга кадәр төзелә[3][4][5].

Ижау мәчетләре исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сурәте Атамасы Административ
район
Төзелеш елы
Ижау җәмигъ мәчете Ленин 1846
Иман нуры Устинов 2006—2009
Үзәк мәчет Беренче май 2003—2016

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Туганаев, 2008
  2. 2,0 2,1 2,2 История Соборной мечети Ижевска.
  3. Открытие Центральной мечети города. Информационно-аналитическоe управление Администрации города Ижевска (2016-08-10). әлеге чыганактан 2017-09-29 архивланды. 2020-09-28 тикшерелгән.
  4. Иван Макаров (2016-08-10). В Ижевске после 13 лет строительства открыли центральную мечеть. Российская газета. 2020-09-28 тикшерелгән.
  5. Андрей Поздеев (2016-08-10). Центральную мечеть открыли в Ижевске. Аргументы и Факты. 2020-09-28 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]