Ижау урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижау урамы (Казан) latin yazuında])
Ижау урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 1046 метр
Почта индексы 420127
Карта
 Ижау урамы Викиҗыентыкта

Ижау урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Олег Кошевой урамы белән Дементьев урамы киселешеннән алып С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясенә кадәр көньяктан төньякка таба бара. Дементьев, Олег Кошевой һәм Максимов урамнары белән кисешә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Карабай бистәсе» территориясендә урнашкан Ижау урамының формалашуы турыдан-туры авиация комбинаты («Казмашстрой») төзү белән бәйле.

Урам Мотор төзүчеләр мәйданыннан Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе яныннан Пётр Витер урамыннан Максимов урамына борылышка кадәр, аннан С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы янынан (Дементьев урамына параллель рәвештә) «Каравай» Сәүдә комплексына кадәр (Дементьев урамы, 72)[1] уза һәм завод территориясенә китә.

Заманча торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның гомуми озынлыгы 1046 метр тәшкил итә[2].

Ижау урамында урнашкан биналарның күбесе Дементьев урамы буенча нумерациягә ия.

Ижау урамы һәм Дементьев урамының юл өлеше арасында урнашкан:

  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «145 нче лицей» Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе, ул 1991 елда барлыкка килгән[3].
  • «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 номерлы Федераль янгынга каршы хезмәтнең махсус идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе[4].

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Каравай паркы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижау урамы һәм С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының административ биналары арасында «Каравай паркы» урнашкан[5], аның территориясендә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган завод хезмәткәрләре хөрмәтенә мемориал (обелиск) корылган һәм Ту-22М3 самолёты урнаштырылган.

Компанияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижау урамы 2 йорт адресы буенча урнашканнар:

  • «Казспецстроймонтаж» төзелеш компаниясе[6],
  • «Сәйяр» төзелеш компаниясе[7],
  • «Печатное Дело» полиграфия компаниясе[8].

Ижау урамы 2 йорт, к. 1 адресы буенча «СтоАвто» автосервисы урнашкан[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Караваево, торговый комплекс
  2. Ижевская улица в Казани
  3. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №145" Авиастроительного района г. Казани
  4. Специальное Управление ФПС № 35 МЧС России, ФГКУ
  5. Караваевский парк
  6. Казспецстроймонтаж
  7. Сайяр на Ижевской
  8. Печатное Дело
  9. Техцентр СтоАвто