Ижау үзәк мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижау үзәк мәчете latin yazuında])
Мәчет
Ижау үзәк мәчете
рус. Ижевская центральная мечеть
Карл Маркс урамы ягыннан күренеше
Карл Маркс урамы ягыннан күренеше
Карл Маркс урамы ягыннан күренеше
Ил Россия
Шәһәр 426000,
Удмуртия,
Ижау, Карл Маркс ур., 186
Координатлары 56°50′23″, 53°12′22″
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / «Үзәк мәчет» мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20032016 еллар
Төп даталар:
2003 ел – төзелеш башлану
2016 ел – беренче намаз укылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Ижау җәмигъ мәчете белән бутамагыз

Ижау үзәк мәчете (рус.  Ижевская центральная мечеть) ― Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Беренче Май районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (үзәк мәчет). «Үзәк мәчет» мәхәлләсе җирле ислам оешмасы карамагында [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елның августында Удмуртиянең мөселман җәмгыяте башкала хакимиятләре белән Ижау үзәгендә яңа мәчет төзү өчен урын бүлеп бирү турында килешүгә ирешә. 2002 елда проект эшләрен башкаруга конкурс үткәрелә. Карл Маркс урамында(рус.) мәчет төзелеше 2003 елның 11 августында башлана [2][3]. 2004 елның июленнән 2005 елның октябренә кадәр төзелеш эшләре мөселман җәмгыяте эчендәге низаглар аркасында туктатылып тора. 2005 елның октябрь—ноябрь айларында бинаның нигезе салына [2]. 2008 елның февралендә проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алына [2].

2010 елның 13 маенда ярымайлы кече манара [2], 2011 елның 25 мартында кече гөмбәзләр урнаштырыла. 2012 елның 1 мартында ярымайлы ике зур манара урнаштырылган [2].

Яңа мәчетне ачу тантанасы 2016 елның 10 августында Удмуртия башлыгы А. В. Соловьев(рус.) катнашында уза. Беренче намазны Россия югары мөфтие Т. С. Таҗетдин үткәрә [4][3][5][2].

Мәчет төзелешенең бәясе 110 млн сум тәшкил иткән, шуларның 42 млн ын мәхәллә кешеләре җыйган. Акчаның яртысыннан артыгын предприятиеләр бүлеп биргән. Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов Ижау үзәк мәчете төзелешенә — 2,5 млн сум, М. Ш. Шәймиев – 1 млн сум акча биргән[3][4][6]. Мәхәллә кешеләренең бер өлеше төзелеш эшләрендә бушлай катнашкан [5].

Ижау трамвае тукталышларының берсе – мәчеткә иң якын торганы – «Үзәк мәчет» дип атала[7].

Мәчетнең беренче имам-хатыйбы – төзелеш эшләренә күзәтчелек иткән Нәгыйм Баян улы Каюмов (1940 елгы)[8] [4].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк мәчетнең сыйдырышлыгы 1500 кеше тәшкил итә (ир-атлар намаз залында 1000 кеше һәм хатын-кызлар залында 500 кеше). Мәчетнең 45 метр биеклектәге ике зур манарасы һәм бер кечкенә манарасы бар. Бина түбәсендә, республика символы буларак, удмурт соляр билгесе башкарылган[4][5].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Местная мусульманская организация Махалля "Центральная мечеть" г. Ижевска Удмуртской Республики
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Каюмов, 2019
  3. 3,0 3,1 3,2 Открытие Центральной мечети города. Информационно-аналитическоe управление Администрации города Ижевска (2016-08-10). әлеге чыганактан 2017-09-29 архивланды. 2020-09-28 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Иван Макаров (2016-08-10). В Ижевске после 13 лет строительства открыли центральную мечеть. Российская газета. 2020-09-28 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Евгений Зайнуллин (2016-08-10). Прихожане собрали 42 млн рублей на строительство центральной мечети Ижевска. Сетевое издание IZHLIFE. 2020-09-28 тикшерелгән.
  6. Андрей Поздеев (2016-08-10). Центральную мечеть открыли в Ижевске. Аргументы и Факты. 2020-09-28 тикшерелгән.
  7. Александр Горбунов (2016-07-27). В Ижевске появится остановка «Центральная мечеть». Аргументы и Факты. 2020-09-28 тикшерелгән.
  8. Каюмов Нагим Баянович

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]