Иж-Бубый мәдрәсәсе
| Иж-Бубый мәдрәсәсе | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1881[1] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Нократ губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе вулысы һәм Иж-Бубый |
| Идарә итүче орган | Казан уку-укыту бүлгесе |
| Гамәлдән чыгу датасы | 1911[1] |

Иж-Бубый мәдрәсәсе, «Буби» мәдрәсәсе — Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волоосте Иж-Бубый авылында 1881 елда ачылган мәдрәсә. Идел буе һәм Урал алды халыкларының мәгърифәтендә зур урын биләгән уку йорты. 1895 елдан мәдрәсәне Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкли һәм мөгаллимлек итә. 1908 елда мәдрәсә каршында хатын-кызлар класслары ачыла. Анда Мөхлисә Буби укыта. 1911 елда мөгаллимнәр һәм шәкертләр «панисламизмны пропагандалауда» гаепләнә, мәдрәсә ябыла [2].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1881 елда оештырыла. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла.
Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була.
Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә.
Бу авылда Россиядәге мөселман хатын-кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була.
Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Россия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мөгәллимнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгәллимнәре.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|
| 1869 | Мөхлисә Бубый | казый укытучы |
1937-12-23 | ||
| 1871-11-09 | Габдулла Буби | язучы | 1922-02-07 | ||
| 1883-05-19 | Нәҗип Думави | Кизләү мәдрәсәсе «Касыймия» мәдрәсәсе |
язучы шагыйрь укытучы мулла |
1933-05-05 |
Шәкертләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучылар.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу датасы | Исем | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|
| 1873-09-20 | Даут Гобәйди | шагыйрь тәрҗемәче укытучы имам |
Кыдырлы Иске Кызыл Яр Сарсак-Умга |
1919-04-19 | |
| 1890-05-03 | Шакир Һиләлетдинов | 1974-06-15 | |||
| 1892 | Гобәйдулла Балтанов | 1930 | |||
| 1899 | Сания Гыйффәт | язучы шагыйрь укытучы |
1957-04-12 |
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.91. ISBN 0-9530650-3-0
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Бубыйлар мирасы 2019 елның 2 июль көнендә архивланган(тат.)(рус.)(ингл.)