Изгеләр зираты (Олы Әтрәч)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изгеләр зираты (Олы Әтрәч) latin yazuında])


Изгеләр зиратындагы ташбилгеләрнең берсе

Изгеләр зираты (рус. Кладбище святых) -Татарстан Республикасы территориясендәге ислам диненә караган изге урыннарның берсе, Тәтеш районының Алабирде авылы җирлегендә кабер калдыклары, археологик истәлек.[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Әтрәч авылыннан 200-300 м чамасы көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы 7600 кв.м.  [2]

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зират, риваятьләргә караганда, "Мең Өйле Шонгатыныкы" булган. 19 гасыр ахырында биредә 41 ташбилге булу теркәлә,1949 елда - 22, 1961 елда - 16 ташбилге сакланып кала. 1943 елның көзендә галим Әхмәт Булатов бу ташбилгеләрне фотога төшереп ала һәм өйрәнә. Аларның күпчелегендә рельефлы яки чокып ясалган куфи язмалары булуы ачыклана. Ташбилгеләргә язылган текстларның бер өлеше "Введение в булгаро-татарскую эпиграфику"китабында басылып чыга.[3] 1961 елда җир казу эшләре вакытында 1361 елга караган ташбилге куелган хатын-кыз кабере табыла. 2009 нчы елда күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы, Татарстанның Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин инициативасы белән зират сакланып калган бер гектар мәйдан тимер рәшәткә белән әйләндереп алына, капка куела, биредә мең ярым агач утыртыла.[4] Бүгенге көндә мөселман динен тотучыларның изгеләргә табыну урыны булып тора. Җирле халык арасында бу урын белән бәйле төрле риваятьләр саклана. Зират янындагы чокырда "Изгеләр чишмәсе" дигән чыгыш бар. 2007 елның 1нче июлендә чишмәгә һәйкәл һәм чардуган куела.[5]

Әтрәч укулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елдан бирле җәй башында Изгеләр зираты янында "Әтрәч укулары (Шәфкать-Шәриф бәйрәме)" оештырылып, әрвахлар рухына дога кылына. Бу чарага төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар җыела. Әлеге җыенның башлаучылары -  Туфан Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир Вәлиев.  [2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000
  2. 2,0 2,1 http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51
  3. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. -Москва, 1960.
  4. http://www.vatantat.ru/index.php?apg=768
  5. М. Вәлиев, М. Вәлиева "Мең өйле Шонгаты" яки "Әтрәч кенәзлеге".- Казан: "Иман" нәшрияты, 2010.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]