Изге Андрей чиркәве (Туймазы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Андрей чиркәве (Туймазы) latin yazuında])


Чиркәү
Изге Андрей чиркәве
рус.  Свято-Андреевский храм
Кече чиркәү
Кече чиркәү
Кече чиркәү
Ил Россия
Шәһәр 452600,
Башкортстан
Туймазы, 8 Март ур., 12
Координатлары 54.6117296; 53.7123148
Дин Христианлык
Мәхәллә Нефтекама епархиясе 
Кайсы дини агымга карый православие
Төзелеш еллары 1995 ел—тәмамланмаган
Төп даталар:
1992 ел – кече храм төзелеше башлану
1993 ел - кече храм төзелеше тәмамлану
1995 ел – зур чиркәү төзелә башлау
Халәте гамәлдә

Изге Андрей чиркәве, Изге Апостол Андрей Первозванный чиркәве (рус. Свято-Андреевский храм, Храм Святого Апостола Андрея Первозванного) – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе карамагында[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур чиркәү төзелеше күренеше. 2022 ел, июнь

Туймазыда 1992 елда православие приходы оеша, ул Өченче благочиние округы (благочинный протоиерей Александр Албаров) составына керә. Диндарларны Верхнетроицкий авылы рухание Сергей атакай Макаров, аннары Воздвиженка авылы рухание Николай атакай Самохин үз кул астына ала. Валентина Александровна Галенкина башлангычы белән приход советы булдырыла, совет чиркәү төзелешенә җир бүлеп бирү үтенече белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Шәһәр хакимияте карары белән җир кишәрлеген сайларга рөхсәт бирелә. Туймазы шәһәренә епископ Никон килгәч, Островский һәм 8 Март урамнары киселешендә, шәһәр стадионы территориясендә (0,98 га мәйдан) төзелеш өчен участок сайлап алына.

Уфа һәм Стәрлетамак епискобы Никонның 1992 елның 4 маендагы 83нче санлы указы белән төзелүче чиркәүнең рухание итеп Вячеслав Архангельский билгеләнә. Бу вакытка чиркәү төзелеше участогында кече чиркәүгә нигез салына.

Даими гыйбадәтләр шәһәр зиратының каравыл йортында бара. Литургия үтәү өчен шартлар булмый. Икона кибете эше оештырыла.

1993 елда Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы Флорид Шамил улы Терегулов ярдәме белен кече гыйбадәтханә төзелеше темамлана. Шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре Виктор Михайлович Белкин һәм Игорь Александрович Паниченко зур ярдәм күрсәтәләр. Төзелешне СУ-3 (директоры Наил Мөнир улы Гыйләҗев) алып бара. Яңа гыйбадәтханәдә беренче гыйбадәт кылу 1993 елның 18 апрелендә Пасхада уздырыла. 13 декабрьдә гыйбадәтне епископ Никон үзе уздыра. Ул храмга Изге Апостол Андрей Первозванный иконасын бүләк итә.

1995 елда зур чиркәү төзелеше урынында котлован казыла, субайлар сугыла башлый.

1997 елда Туймазыга Бакалы районы Бугабаш кәшишханәсеннән Бугабаш Изге Ана иконасы алып киленә.

1999 елда районда җитәкчелек алышына. Туймазы шәһәре һәм Туймазы районының яңа башлыгы Рим Әнвәр улы Хәмзин христианнарның да, мөселманнарның да дини тормышына төрлечә каршы килә. 2000 елда зур чиркәү төзелеше туктатыла[2].

2003 елда Изге Торыйсын бәйрәмендә, шәһәр администрациясенең каршы булуына һәм йөрешне милиция көчләре белән куып тарату белән янавына карамастан, Туймазыда беренче кече Тәре йөреше (рус. Крестный ход) уздырыла.

Зур чиркәү төзелеше 2008 елда яңартыла. Ул елда муниципаль район хакимияте башлыгы Р. Хәйруллин ярдәмендә Попечительләр советы оештырыла.

2014 елда, барлык документларны торгызганнан соң, зур гыйбадәтханә проекты эшләнә, барлык инстанцияләр белән килештерелә һәм гыйбадәтханә төзелеше яңадан торгызыла.

2022 елның июненә зур чиркәү төзелеше дәвам итә, аның өчен Чиләбе өлкәсендә түбә калайлары, гөмбәзләр, хачлар эшләнә, шул максаттан иганә акчалары җыю дәвам итә[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәүдә Изге Апостол Андрей Первозванный иконасы, аның һәм Оптина бушлыгы(рус.) изге картларының сөякләре (рус. мощи) өлешләре урнашкан. Атна саен пәнҗешәмбе көнне Изге Апостол Андрей Первозванныйга акафист багышлана.

Ел саен чиркәү приходы әгъзаларының могҗиза тудыручы Табын Изге Ана иконасы(рус.) күренгән урынга сәфәре оештырыла.

1993 елдан башлап һәр елны, чиркәүнең престол бәйрәменә Туймазы чиркәвенә Октябрьский, Кандра, Шаран, Бакалы, Бәләбәй, Урыссу, Воздвиженка приходларыннан руханилар һем диндарлар килә.

Чиркәүдә якшәмбе мәктәбе эшли (дәресләр чиркәүдән ерак түгел ике бүлмәле фатирда бара), приход китапханәсе эшли.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Изге Андрей

Яшь вакытта апостол Андрей гади балыкчы була һәм диңгез буендагы авылда яши. Гайсә Мәсихкә ышангач, башка илләргә христиан динен вәгазьләргә киткән 12 апостолның беренчесе була. Россия территориясендә булуына дәлилләр бар. Ул Сванетия (Грузия), Абхазия, Феодосия һәм Керчьта дәгъват иткән, Херсонеста озак вакыт яшәгән, хәзер Киев һәм Новгород урнашкан урыннарга барып җиткән.

Изге апостол Андрей Первозванныйны «Россиянең яклаучысы» дип саныйлар. 1699 елда Петр I Андрей Первозванный орденын, шулай ук рус флотының Андрей флагын раслый. Моннан тыш, халыкта кызларының уңышлы кияүгә чыгуы турында Изге Андрейга багышланган догалар кабул ителә, дигән ышаныч яши[4].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993-2012 елларда настоятель – протоиерей Вячеслав Архангельский
  • 2012 елдан настоятель – протоиерей Виталий Александрович Беляев

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уфимская епархия Русской Православной Церкви: Справочник-путеводитель / Сост. П.В. Егоров, Л.Г. Рудин; Под общ. ред. Архиепископа Уфим. и Стерлитамакского Никона. — М.: Уфим. епархия РПЦ: Общ-во сохранения лит. наследия, 2006. – 672 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]