Изге Елена утравы
Изге Елена утравы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1659 |
---|---|
Кыскача исем | 🇸🇭 |
... хөрмәтенә аталган | Изге Елена[d] |
Демоним | Saint Helenians һәм Saints |
Рәсми тел | инглиз теле |
Гимн | Ходаем, патшаны сакла![d] |
Дөнья кисәге | Африка |
Дәүләт |
Бөекбритания Изге Елена |
Башкала | Джеймстаун[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Изге Елена |
Сәгать поясы | UTC±00:00[d] һәм Atlantic/St_Helena[d][1] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Көньяк Атлантик океан[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Изге Елена |
Геомәгълүматлар | Data:Saint Helena/Saint Helena.map |
Иң югары ноктасы | Диана пикы[d] |
Иң түбән ноктасы | Атлантик океан |
Халык саны | 3924 (2022)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 818 метр |
Акча берәмлеге | Изге Елена фунты[d] |
Ачыш датасы | 1502 |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] |
Озынлык | 15 km |
Киңлек | 11 km |
Мәйдан | 121 км² |
Рәсми веб-сайт | sainthelena.gov.sh |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .sh |
Тематик география | Изге Елена географиясе[d] |
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие | (x)[d] |
Феноменның икътисады | Изге Елена икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Изге Елена халкы[d] |
Илнең телефон коды | +290 |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 665 |
Изге Елена утравы Викиҗыентыкта |
Изге Елена утравы (ингл. Saint Helena) ― Африка кыйтгасыннан көнбатышка таба 2800 км ераклыкта Атлантик океанда урнашкан Бөекбритания утравы. Наполеон Бонапарт сөргендә яшәгән йорт һәм җирләнгән урын ― Франция милке. Атлантик океанның көньягында урнашкан вулканик утрау, атамасын Рим императоры Бөек Константинның әнисе Елена Византияледән алган. Утрау Бөекбританиянең диңгезарты биләмәсе булган Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары составына керә.
Изге Елена утравына беренче булып Португалия диңгезчеләре 1502 елда килеп чыккан. Изге Елена утравы Бөекбританияне Бермуд утрауларыннанкала иң борынгы колониясе исәпләнә. Стратегик яктан мөһим географик урынга урнашканга күрә, утрау Аурупадан Азиягә бару юлында мөһим туктау урыны булып хезмәт иткән. Изге Елена утравы Берләшкән Корольлек тарафыннан сөргенгә сөрү максатлары өчен дә еш кулланылган. Утрауга сөрелгәннәрдән иң мөһим шәхес – 1815 елдан 1821 елга кадәр утрауда сөргендә яшәгән Наполеон Бонапарт. Изге Елена утравы Көнчыгыш-Һиндстан компаниясе милкендә була.
1817 елгы халык санын алуда утрауда яшәүче 821 ак тәнле кеше теркәлгән. Гарнизонда 820 кеше, 618 Кытай контрактчысы, 500 кара тәнле һәм 1540 кол исәптә тора. 1818 елда губернатор Хадсон Лоу колларны азат итү омтылышын башлап җибәрә.
Сүәеш каналы төзелгәнчегә кадәр (1869) бу утраулар Һинд океанына йөзүче суднолар өчен стратегик әһәмияткә ия булган.
Гомуми мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тулы исеме: Изге Елена утравы
- Мәйданы: 410 km²
- Башкаласы: Джеймстаун
- Акча берәмлеге: Изге Елена утравы фунты, стерлиң фунты
- Тел: инглиз теле
- Халык саны: 4255 кеше (2016 ел)
- Уртача гомер озынлыгы: 77,2 яшь (2002 елга бәя)
- Гыйлемлелек дәрәҗәсе: 97% (1987 елга бәя)
- Җан башына милли керем: 2500 АКШ доллары (2001 ел бәясе)
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Урнашу: Африкада, Атлантик океанның көньяк өлешендә
- Географик урыны: 15:57 Көньяк киңлектә, 5:42 Көнбатыш озынлыкта
- Картада урнашу: Африка
- Диңгез өсте тигезлеге биеклеге: иң түбән ноктасы: 0 м Атлантик океанда
- Иң биек ноктасы: Королева Мария (Тристан-да-Кунья) 2060 м
- Табигый ресурслар: Балык
- Җирдән файдалану (2005 ел өчен мәгълүматлар):
- авыл хуҗалыгы өчен яраклы туфрак: 12,9 %
- даими чәчүлекләр: 0 %
- башка: 87,1 %
- Табигый бәла-казалар: Тристан-да-Куньяда вулканик активлык
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Халык: 7502 (2006 елның июль ае өчен мәгълүматлар)
- Халыкның арту темпы: 0,56% (2006 ел өчен күрсәткеч)
- Сабыйлар үлеме: 18,34 үлем / 1,000 туган бала (2006 ел бәясе)
- Уртача гомер озынлыгы:
- Халыкның уртача яше: 77.93 ел
- Милләт: Изге Елена утравы кешесе
- Дин: англикан (күпчелек), баптистлык, католиклык, ислам
- Тел: инглиз теле
- Белем дәрәҗәсе: мәгълүматлар өчен 15 яшь һәм өлкәнрәк
- халыкның гомуми саныннан: 97 %
Идарә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илнең исеме: Изге Елена утравы
- Бәйсезлек статусы: Британия колониясе
- Административ бүлекчәләр: 1 административ район һәм 2 бәйле район; Күккә ашу, Изге Елена утравы, Тристан-да-Кунья утраулары
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ВВП: сатып алу сәләте паритеты - $ 18 млн
- Инфляция дәрәҗәсе (кулланучылар бәяләре буенча): 3,2% (1997 ел өчен күрсәткечләр)
- Эшче көчләр: 3500 (1998 ел мәгълүматы)
- Эшсезлек дәрәҗәсе: 14% (1998 ел өчен мәгълүматлар)
- Сәнәгать
- Электр энергиясе җитештерү: 7 миллион кВт * сәг (2004)
- Электр энергиясен куллану: 6,51 млн кВт * сәг (2004)
- Электр энергиясен экспортлау: 0 кВтч (2004)
- Электр энергиясен импортлау: 0 кВтч (2004)
- Авыл хуҗалыгы продукциясе: кукуруз, бәрәңге, яшелчә, агач материаллары, балык, кофе
- Экспорт: $ 19 млн (2004)
- Экспорт продукциясе: балык (туңдырылган, консервланган, тозлы), кофе, һөнәрчелек эшләнмәләре
- Экспорт буенча партнерлар: Көньяк Африка Җөмһүрияте, Бөекбритания
- Импорт: $ 45 млн (2004)
- Импорт продукциясе: азык-төлек продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, тәмәке, ягулык, төзелеш материаллары, автомобильләр, машиналар һәм детальләре
- Импорт буенча партнерлар: Бөекбритания, Көньяк Африка Республикасы
Элемтә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кулланыла торган телефон линияләре: 2,200 (2002)
- Телефон коды: 290
- Радиотапшырулар станцияләре: AM 1, FM 1, кыска дулкынлы 0 (2005)
- Радиолар: 3000 (1997)
- Телевизион тапшырулар станцияләре: 0( 2005)
- Телевизорлар: 2000 (1997)
- Интернет-аббревиатура: .sh
- Интернет-провайдеры: 1 (2000)
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Каты юллар: 198 км (Изе Елена 138 км, Күккә Ашу 40 км, Тристан-да-Кунья утраулары 20 км)
- Су юллары: юк
- Портлар: Джорджтаун (Күккә Ашу), Джеймстаун
- Аэропортлар: 1 (2006 елга мәгълүмат)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Официальный сайт правительства острова Святой Елены
- Фонд острова Святой Елены. әлеге чыганактан 2016-06-04 архивланды.
- Сайт министерства туризма
- Новости острова Святой Елены. әлеге чыганактан 2008-06-10 архивланды.
- Банк острова Святой Елены. әлеге чыганактан 2012-12-15 архивланды.
- Рассказ в блоге Дмитрия Малова об острове Святой Елены