Изге Елена утравында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Елена утравында ислам latin yazuında])
Изге Елена утравы флагы

Изге Елена утравыАтлантик океанда урнашкан һәм Бөекбританиянең диңгезарты биләмәсенә керә. Халык саны ― 4255 кеше (2016 ел). Утрауның күпчелек халкы дине буенча ― христиан диненең англикан чиркәве (en) тарафдары (74 %). Шулай ук католик чиркәве тарафдарлары, баптистлар һ. б. дини агымнар тарафдарлары яши.

Изге Елена утравында Ислам ― азчылыкның дине. Мөселманнар Изге Елена утравы халкының 0,1 % ын тәшкил итә[1], нигездә, болар ― Һиндстаннан һәм Көнбатыш Африкадан килгән мөһаҗирләр (мигрантлар) токымнары.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Елена утравында даими яшәгән беренче кеше ― Һиндстанда ислам динен кабул иткән португалияле Фернан Лопиш. Ф. Лопиш Изге Елена утравында ирекле рәвештә утыз елга якын яши.

Изге Елена утравында эшләү өчен Көнчыгыш-Һиндстан компаниясе тарафыннан Көнбатыш Африкадан 1792 елга кадәр кертелгән кара тәнле коллар арасында мөселманнар да булган[2][3]. Әмма аларның күпчелеге соңрак христианлык кабул иткән[4]. 1792 елдан соң утрауның авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен Кытай һәм Һиндстаннан эшчеләрне контракт буенча яллый башларга дигән карар кабул ителә, ялланган эшчеләр арасында мөселманнар да була[5]. Коллык бетерелгәннән соң, кайбер элекке мөселман коллар утрауда яшәп калган. XIX гасырда һәм XX гасыр башында Бөекбритания хакимияте үзенең колонияләрендәге төрле баш күтәрүләрдә катнашкан мөселманнарны утрауга сөргенгә җҗибәргән.

1921 елда Изге Елена утравында мөселманнарның саны 32 кеше булып, утрау халкының 0,9 % ын тәшкил итә. Бу сан ― утрауда яшәгән мөселманнарның иң зур теркәлгән саны. Боларның күпчелеге Африкадан сөргенгә җибәрелгән кешеләр[6]. Алар арасында бәйсез Занзибарның соңгы хакиме Сәид ибн Баргаш Әл-Бусаид та була, ул 1917 елның июненнән 1921 елның апреленә кадәр утрауда яши[7]. Ул үз тирәсенә Алтын Яр, Уганда, Ньясаленд һәм Сомалилендның башка тоткыннарын берләштерә һәм зур булмаган мөселман җәмгыяте төзи алган.

1960-елларда Изге Елена утравына Һөнәри берлекләрнең милли комитеты(ингл.) җитәкчеләре Абдали Әл-Алават, Абдурахман Әл-Бакир, Габделгазиз Әл-Шамалан сөргенгә җибәрелә[6].

Хәзерге вакытта Изге Елена утравында ун кешедән торган зур булмаган мөселман җәмгыяте бар[8][1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 24 февраль 2018 тикшерелде.
  2. Историческая хронология Святой Елены. әлеге чыганактан 2012-07-16 архивланды. 2018-02-24 тикшерелгән.
  3. Brooke: History of St. Helena (2005-02-24). әлеге чыганактан 2005-02-24 архивланды. 2018-02-24 тикшерелгән.
  4. Useful info - St Helena Tourism (ингл.), St Helena Tourism. 24 февраль 2018 тикшерелде. 2019 елның 3 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-05-03, retrieved 2021-06-18 
  5. History and Heritage - St Helena Tourism (ингл.), St Helena Tourism. 24 февраль 2018 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 Houssain Kettani. The World Muslim Population: Spatial and Temporal Analyses. — CRC Press, 2019-11-08. — 711 с. — ISBN 978-0-429-74925-4.
  7. Hernon, Ian. Britain's Forgotten Wars. — Страуд: Sutton Publishing(ингл.), 2003. — С. 396—404. — ISBN 978-0-7509-3162-5.
  8. VAN MOLLER. St. Helena Christians befriend Napa Muslims. Napa Valley Register. 2020-02-26 тикшерелгән.