Изге Троицк чиркәве (Торым)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Троицк чиркәве (Торым) latin yazuında])
Чиркәү
Изге Троицк чиркәве
Храм Пресвятой Троицы
Ил Россия
Авыл Кайбыч районы
Торым
Дин православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Кайбыч благочиние округы 
Бина төре чиркәү

Изге Троицк чиркәве (рус. Храм Пресвятой Троицы) — Кайбыч районы Торым авылында урнашкан чиркәү.

Торым авылындагы бу чиркәү 1805 елда таштан эшләнә. Әлеге Изге Троицк чиркәве иртә классицизм стиленең ачык чагылышы, шулай ук барокко стиле дә чагыла. Чиркәү җирле алпавыт Леонтий Пётр улы Есипов акчаларына төзелә. Изге Троицк көнендә авылда гел зур ярмарка үтә торган булган.

Чиркәүгә йөрүчеләрнең абсолют күпчелеген татарлар алып тора. Бүгенге көндә чиркәү Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Кайбыч благочиние округы карамагында торып эшли.

Настоятеле - Кайбыч ягы благочинные – протоиерей Николай Анатолий улы Ермолаев.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]