Изге сыер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге сыер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Сыер Һинд динендә, джайнизмда, зәрдөштлек (зороастризм) диннәрендә изге сыер буларак хөрмәт ителә, ә шулай ук Борынгы Мисыр, Борынгы Греция һәм Борынгы Римда хөрмәт ителгән. Һинд динендә сыер итен ашау һәм сыерларны сую тыелган. Моннан “изге сыер” гыйбарәсе барлыкка килгән – бу хокукый иммунитетка ия булганны аңлата. Һинд динендә сыер традицион рәвештә изге буларак санала. Ул муллык, чисталык, изгелеккә ия саттвик (мәрхәмәтле) хайван буларак карала. (Бхуми) Ана Җир кебек үк ул табышсыз иганә принципының символы. Сыер вегетариан ашамлыкларның нигезе булган сөт һәм сөт ашамлыклары биргәнгә күрә индуистлар аны ана буларак хөрмәт итә. Үгез үз чиратында Дхарма символы. Тарихи, сыер брахманнар яки руханилар варнасы белән тәңгәлләштерелгән һәм сыерны үтерү брахманны үтерү кебек авыр җинаять итеп каралган. Сыерны суйган кешене өч бәла тулы тормыш көткән. Гупта династиясе хөкеме вакытында безнең эраның 1 меңьеллыгында сыерны үтерү өчен үлем җәзасы каралган. Хәзерге вакытта Һиндстан һәм Непал кебек күпчелек Һинд динен тоткан илләрдә сыер дәүләт сагы астында һәм зур хөрмәткә ия. Сыерларны саклау һәм сыер итен ашаудан тыелу Һинд диненең аерылгысыз өлеше. Һинд динендә сыер төрле дэвалар һәм Ходайның формалары белән ассоциацияләнә. Аерым алганда, мәсәлән, Шива Ходае Нанди үгезе өстендә йөри, Индра Ходае Камадхену сыеры белән бәйле, ул сыер теләкләрне үти һәм шулай ук Кришна белән – ул балачагын Вриндаванда сыерларны һәм таналарны көтеп үткәргән.

Санскрит терминологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит телендә сыерны билгеләү өчен Инглиз телендәге “cow” һәм латин телендәге bos сүзенә охшаш “го” сүзе кулланыла. Бу ике төшенчә һәм рус сүзе “говядина” Праиндоевропа нигезе gwous е-тан килеп чыккан. Эре мөгезле терлек санскритта “пашу” дип атала, бу праиндоевропа *peḱu-дан килеп чыккан. Башка санскрит сүзләре ул “сыер” өчен “дхену” һәм “үгез” өчен “укс”. Сөт сыерларын шулай ук а-гхнья “үтерергә ярамый торган” дип атаганнар.[1] Сыерга карата кулланылган терминологиясеннән тарихи сыер сак астында булган дип аңларга була.

Махабалипурамда үгезнең рельефлы сурәте.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыерларны хөрмәт итү традициясе һәм аларны үтерүне тыю тамырлары белән Веда диненнән килеп чыга. Дхарма-сутрада Васиштха, Гаутама һәм Апастамбха сыер итен ашауны тыялар, ә “Баудхаяна”да үтерү өчен төрле җәзалар карала (үгезләрне үтерү өчен күбрәк җәза бирелә). Сөт сыерларын үтерүне тыю Ригведада, Махабхаратада һәм Ману-смритида искә алына. Веда динендә сыерларны корбан чалу ритуаллары булган. Корбанга, шулай да, карт һәм зәгыйфь хайваннар гына чалынган, алар шулай итеп Сансара циклында яңа тәнгә ия була алган. Соңрак ритуаль брахманик корбан чалулар тыелган булган. Һинд вакыт циклы буенча хәзерге Кали-Юга эпохасында дөрес иттереп шундый корбан чалуларны үткәрә ала торган квалификацияле брахманнар юк дип санала. .[2] Веда динендә, соңрак периодта, сыерны хөрмәт итүнең бер сәбәбе булып Һинд субконтинентының халкының күпчелек өлешен көтүчеләр һәм җир биләүчеләр тәшкил иткән, алар сөт һәм сөт ашамлыкларына бәйле булган һәм сыер тиресен ашлама һәм ягулык итеп кулланган. Бөтен урыннарда хәзерге Һиндстанда кешеләр сыер тиресен төрле максатлар өчен куллана. Янучы тирес төтене черкиләрне һәм башка бөҗәкләрне куа, ә янган тиреснең көле авыл хуҗалыгында ашлама буларак кулланыла. Бу һәм башка сәбәбләргә күрә сыер һинд динендә ана фигура “гау-мата” буларак хөрмәт ителә.

Һинд дине яки санатана-дхарма Ходайның бөтен җирдә булуында, барлык тере мәхлукатларның  (хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне һәм үсемлекләрне) чын табигате рухи һәм мәңге булуында нигезләнгән. Шулай итеп, теләсә нинди тере җанварны үтерү гөнаһ. Тарихи, хәтта Кришна – Ходайның иң хөрмәт ителгән формасы яки аватары – сыерларны саклаган һәм хөрмәт иткән.

Сыерларны хөрмәт итү Һинд диненең барлык изге язмаларында да бар, анда сыер сөте кешедә саттвик сыйфатларны уята дип тасвирлана. Сыер гхи ак мае дини ритуаллар вакытында һәм ризык (прасад) пешерүдә кулланыла. Сыер тиресе ашлама буларак авыл хуҗалыгында кулланыла. Ул зур чистартучы көчкә ия дип санала һәм аны торакны чистарту өчен стеналарга сылыйлар. Сыер тиресеннән тирес көчле дезинфицирлаучы матдә дип санала. Сыер сидеге дини ритуалларда һәм медицина максатларында кулланыла. Панчагавья иң зур чистартучы көчкә ия булган элемент сыердан алынган биш продукттан тора: сөт, йогурт, гхи, сыер сидеге һәм тирестән. Сыер итенән тыелу тулы вегетарианлыкка беренче адым буларак каралган.[3]

Тарихи мәгънәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведалар һәм Пураналарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Mahimsyat.sarva.bhutani(veda).jpg

Сыерларга Ригведеда әһәмиятле роль бирелә, анда берничә гимннарда 10 мең сыер искә алына. .[4] “Ригведа” 7.95.2 һәм шулай ук 8.21.18 Сарасвати регионында сөт һәм гхи агызганнар дип әйтелә, моннан анда сыерларны тотканнар дигән нәтиҗә ясап була. “Ригведа” да сыерлар еш байлыкны хасландыручы роль уйныйлар һәм шулай ук елга алиһәләре белән чагыштырыла

« Как две прекрасные коровы-матери, которые лижут своих телят, Випас и Сутудри несут свои воды. »

Ауробиндо буенча “Ригведа”да сыерлар шулай ук яктылык яки нурларның чагылышы. .[5] Ауробиндо шулай ук Адити (табигатьнең көче/ иң югары пракрити) сыер буларак тасвирлана, ә Дэва һәм Пуруша (барлык матди Галәмне колаучлаучы гигант тән) үгез буларак тасвирлана. .[6]. Мәсәлән, Ведик ходай Индра еш үгез белән чагыштырыла. .[6] “Ригведа”да елгалар шулай ук еш сыерлар белән чагыштырыла.

« Коровы — священны и являются олицетворением добродетели. Они наиболее чистые и обладают самой большой очистительной силой. »

«Атхарва-веда» да сыерның тәне төрле Дэвалар һәм башка элементлар белән күрсәтелгән. .[7] «Харивамша»да Кришна көтүче буларак тасвирлана. Аны еш Бала Гопала дип атыйлар – “сыерларны саклаучы бала”, яки башка исем белән Говинда – “сыерларга шатлык китерүче”. Пураналарда сыер формасындагы Җир Алиһәсе Притхвидан төрле дэвалар кешеләргә яхшы булсы өчен уңайлы субстанцияләр алган. .[8] Пурана язмаларында сыер барлык цивилизациянең анасы булып игълан ителә, ә сөт – кеше туклануының төп продукты булып игълан ителә. Сыерны бүләк итү бирергә булган иң яхшы бүләк буларак тасвирлана.

Һиндстанда XIX—XX гасырларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Британия Ост-Индия компаниясенә каршы Сипайлар фетнәсендә сыерларны хөрмәт итү зур роль уйнаган. Моңа кадәр барлыкка килгән капсюльле йозак белән Энфилд винтовкасы хайван мае сеңдерелгән кәгазьдән ясалган патроннар белән тәэмин иткәннәр. Кору вакытында патронны тешләргә кирәк булган, шул ук вакытта һинд динендә сыер итен ашарга ярамаган, ә Исламда дуңгыз итен ашарга ярамаган. Гаскәр бүлекләре катнаш принцип буенча җыелган булса да, бу мөселманнар һәм индусларның килешүенә комачауламаган. Соңрак мәгълүм булганча, пуляларга үсемлек мае сеңдерелгән. XIX гасыр ахырында Төньяк Һиндстанда сыерларны саклаучы, барлык һинд диндәгеләрне берләштермәкче һәм сыер үтерүләрне тыюны кертеп индуслар һәм мөселманнар арасында чик үткәрмәкче хәрәкәт пәйда булган. Бу сәяси һәм дини максатларны катыштыру периодик анти-мөселман фетнәләргә китергән һәм 1947 ел Һиндстанны бүлүдә зур роль уйнаган.

Махатма Ганди өйрәтүе буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махатма Ганди шулай ук сыерларны хөрмәт иткән.[9] Ул әйткәнчә: “Мин аларга буйсынам, һәм бөтен дөнья миңа каршы чыкса да аларны саклаячакмын.».[9] «Һинд диненең төп элементларның берсе булып сыерларны саклау тора.».[9] Барлык индуистлар кебек үк, Ганди сыерны үз анасы буларак хөрмәт иткән һәм һинд кешелегенең миллионнарының анасы дип атаган. Ул “безнең ана үлгәч кремация өчен түләргә кирәк. Сыер-ана тере килеш тә, үле килеш тә файдалы, ул вакытта без аның тәненең теләсә нинди өлешен куллана алабыз – аның итен, сөякләрен, мөгезләрен һәм тирене. Мин моны кешеләр аны кулланыр өчен түгел, ә аның безгә мәхәббәте нинди зур күрсәтү өчен әйтәм дип әйткән.[9]

Хәзерге Һиндстанда изге сыерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыер Вриндаван урамында ял итә, Һиндстан

Хәзерге көндә күпчелек халкы һинд динендә булган Һиндстан һәм Непалда сыер сөте һәм сөт ашамлыклары дини йолаларда төп рольне уйный. Сыерларга бөтен җирдә зур хөрмәт күрсәтелә – аларга хәтта Дәһли кебек зур шәһәрләрнең иң күп транспортлы һәм күп кешеле урамнары буенча иркен йөрергә рөхсәт ителә. Һиндстанның күп урыннарында иртәнге аш алдыннан сыерга берәр нәрсә бирү уңай санала. Һиндстанның күп штатларында сыерны үтерү тыелган һәм сыерны үтерү яки җәрәхәтләү өчен төрмәгә эләгергә мөмкин. Тарихи, сыерларны ашау тыелган булганга күрә һинд җәмгыятендә парияләр генә үлгән сыерлар итен ашый һәм аларның тиреләрен күн җитештерүендә куллана торган система барлыкка килгән. Сыерларны үтерү Һиндстанның барлык штатларында чикләнә, Көнбатыш Бенгалия һәм Кераладан тыш, анда нинди булса да чикләүләр юк. Сыерлар методик рәвештә бу регионнарга сую өчен чыгарыла, гәрчә сыерларны штатлар чикләре аша күчерү Һиндстан законнары буенча тыелган булса да. [10]

Зороастризмда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зороастризм индуизм белән тарихи бәйле дин булып санала. «Геуш-урва» термины “сыер рухы” дигән мәгънгәгя ия һәм җир рухы буларак карала. «Ахунавайте-гата»да Заратустра үзенең дине буенча кайбер кардәшләре сыерларга каршы көч куллануда гаепли.[11] Ахура Мазда Заратустраны сыерларны сакларга сорый.[11] Ведик руханиларның һәм Заратустраның туган җирендә мөгезле эре терлекне үрчетү киң таралган булган. [12] Авестаның тугызынчы бүлегендә «Вендидада» сыер сидегенең чистартучы көче аңлатыла.[13], ул анда барлык тән һәм рухи авырулардан панацея дип игълан ителә.[13] Үгезләрнең сидеге анда «ниранг» дип атала.[13]

Борынгы Мисырда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Мисырда сыерлар башка хайваннар кебек корбан чалынмаган, чөнки Хатхор, ә соңрак Исида Алиһәләрнең изге хайваны булып саналган, ә Эллинистик чор Мисырда шулай сыер шәкелендә булган Ио мифы өчен. .[14]

Көнчыгыш Азиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Урыс Википедиясендәге «Священная корова» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • V.M. Apte, Religion and Philosophy, The Vedic Age
  • Калып:Harv
  • Калып:Harv
  • См. «Ригведа» 8.1.33; 8.2.41; 8.4.20; 8.5.37; 8.6.47; 8.21.18; 5.27.1; 1.126.3
  • (РВ 1.92.4; 4.52.5; 7.79.2), Ауродиндо: «Тайны Вед»; Sethna 1992
  • 6,0 6,1 Sethna 1992:42
  • Atharvaveda 9.7
  • Доение Земли
  • 9,0 9,1 9,2 9,3 Compilation of Gandhi’s views on Cow Protection
  • Rahman, Maseeh. Is Nothing Sacred?, Time Asia (2000-05-29). Тикшерелде 25 февраль 2008.
  • 11,0 11,1 Clark, P. 13 Zoroastrianism
  • Vogelsang, P. 63 The Afghans
  • 13,0 13,1 13,2 P. 72 Some Aspects of Ancient Indian Culture By D. R. Bhandarkar
  • P. 57 Analysis and summary of Herodotus, with a synchronistical table of principal events; tables of weights, measures, money, and distances; an outline of the history and geography; and the dates completed from Gaisford, Baehr, etc., by J. Talboys Wheeler By James Talboys Wheeler