Изник керамикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изник керамикасы latin yazuında])
Бу(үле сылтама) мозаика панеле Метрополитен музеенда урнаштырылган. Чыгышы белән XVI гасырның икенче яртысына карый, Госман империясе Изник шәһәрендә ясалуы фараз.

Изник керамикасыТөркиянең Изник шәһәрендәге декоратив-гамәли сәнгать төре, сәнгать һәм утилитар керамик эшләнмәләрнең киң спектрын җитештерү белән бәйләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изниктагы (элекке Византиянең Никея шәһәре) керамик җитештерү XV гасырның соңгы чирегендә барлыкка килә.

Бу чорда зур керамик үзәк барлыкка килү, иң әүвәл, монументаль сәнгать ихтыяҗлары, ягъни Госман дәүләтенең башкаласы Истанбулның мәчетләре һәм сарайлары интерьерларын бизәү белән бәйләнгән. Госман дәүләтенең чәчәк атуы, территориаль үсеше һәм элитасының баю чорында аз санлы Кече Азиянең керамик остаханәләре Госман империясен инде тәэмин итә алмыйлар. Керамиканың зур үсеше түбәндә китерелгән факторлардан гыйбарәт: stat

  • куәтле чимал базасы (югары сыйфатлы ак балчык);
  • керамика эшләнмәләренә даими артып торган ихтыяҗ;
  • Госман империясенең башкаласы Истанбулга чагыштырмача якын булу.

Нәтиҗәдә, остаханәләрдә үтә-күренмәле кургаш-селте глазурь белән капланган, ак яки алсу төстәге йомшак силикат массасыннан керамик продукция җитештерү технологиясе булдырыла.

Бу һөнәр, күп санлы мәчетләрне һәм сарайларны бизәргә мөмкинлек биргән керамика эшләнмәләрендә миниатюр рәсем сәнгатен формалаштыруга һәм үстерүгә этәргеч була. Изник нәфис керамикасы стилен һәм иң яхшы традицияләрен гамәлгә ашырган Истамбулдагы Топкапа комплексы сарай интерьеры бу үсешнең классик үрнәге булып тора.

Төзелеш керамикасы тиз арада керамика җитештерүендә төп урынны били башлый, аңа карата дәүләт тарафыннан теләктәшлек тә күрсәтелә. Савыт-саба, шулай итеп, эшләнмәләрнең икенчел төре буларак карала башлый. Әмма ул Госман җәмгыятенең югары даирәләре арасында киң кулланыла һәм үз абруен җуймый.

Якынлыча(үле сылтама) 1560 елга каран ике плитка, зәңгәр, кызыл, яшел һәм кара төсләргә буялган, үтә-күренмәле глазурь белән капланган. Чикаго сәнгать институты (Чикаго, АКШ)

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия керамикасы белгече А. Лейн аның хронологик үсеше белән бәйле өч типологик үрнәкләрен ассызыклый[1].

  1. Изник I («Авраам белән Кютахьи», 1490-1525). Зәңгәр-ак төсләр өстенлек итә, Урта Азия һәм Кытай йогынтысы сизелә.
  2. Изник II («Димәшк», 1525-1545). Зәйтүн сыман яшел, алсу, пурпур, көрән, соры һ.б. төсмерләр кулланыла башлый. Бизәкләр эре һәм куәтлегә әвереләләр, розалар, лалә чәчәкләрен, гвоздикаларны, гранат, каурый сыман яфраклар һәм агачлар сурәтләрен үз эченә алалар. Арабескалар киң кулланылыш таба.[2]
  3. Изник III («Родос», 1525-1700). Продукциянең югары сыйфатлы һәм ак балчык буенча махсус язмалар куллану белән аерылып тора. Биредә сурәтләрнең кара контуры интенсив кулланыла, шул ук вакытта якты бакыр-яшел, ультрамарино-зәңгәр һәм кып-кызыл төсләр киң кулланылыш таба. Продукция тереклек ияләре һәм фантастик җан ияләре, шулар арасында аҗдаһалар һәм гарпияләр, көймәләр һәм башка йөзү җайланмалары, геометрик фигуралар сурәтләре белән баетыла.[3][4]
    Чәчәкләр(үле сылтама) һәм кипарис белән бизәлгән яфраклы ризык савыты, 1575 еллар.

Мануфактура XVIII гасырның ахырында эшеннән туктый, әмма соңрак янәдән торгызыла. Хәзерге Төркиядә керамика үзәге һәм аның остаханәсе урта гасыр осталары технологияләрен дәвам итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Поливная керамика, Высшая антропологическая школа, Институт археологии АН РТ им.А.Х.Халикова.(үле сылтама)
  2. Керамика Изника конца XV - первой половины XVI века (May 31, 2020).
  3. Беляева С. А., Фиалко Е. Е. Керамика Изника конца XV—XVI вв. из раскопок Нижнего двора Аккерманской крепости // Поливная керамика Средиземноморья и Причерноморья X—XVIII вв. = Глазурованная керамика Средиземноморья и Причерноморья, X—XVIII вв. / Ин-т археологии им. А. Х. Халикова, Акад. наук Респ. Татарстан, Ун-т высш. антрополог. шк.; под ред.: С. Г. Бочарова [и др.]; обл.: Д. А. Топал. — Казань: Б. и. ; Кишинев: Stratum Plus: Университет «Высшая антропологическая школа», 2017 — Т. 2. Поливная керамика Средиземноморья и Причерноморья X—XVIII вв. — С. 562—564.
  4. Керамика Изника второй половины XVI - начала XVII века (May 31, 2020).