Изү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изү latin yazuında])

Изү – татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе. Ул тукыма нигездә эшләнә, күкрәк турысына күлмәк өстеннән киелә. Изүне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тоташ һәм челтәр тәңкәләр, йомры сәдәфләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Изүнең бизәлешенә карап, аны кигән хатын-кызның хыял байлыгы, зәвыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.

Изүне, түш уемын каплап, күлмәк өстеннән кигәннәр. Уем каплангач, изү төрле авыруларны һәм явыз рухларны тәнгә кертми дип инанганнар. Изү шактый затлы бизәнү әйбере, һәм аны күлмәк өстеннән киеп, кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөргәннәр.

Изү күп очракта тукымага парча яки укалы тасмалар куеп тегелгән. Чит-читләре төсле, ешрак – кызыл балитәкләр белән читләнгән. Парча изүләрне тәңкә такмыйча шул килеш тә кигәннәр. Укалы изүләр исә төрле ювелир әйберләр белән бизәлгән. Өске өлешендәге бәйләвечләр белән изүне муенга бәйләгәннәр, түбәнге өлеше күлмәккә ныгытып куелган.

Ачык уемлы камзул астыннан күренеп торган бәйрәмчә затлы изүләр төрледән-төрле төсләре, формасы, бизәлеше белән күзләрнең явын алган. Изү бизәлешендә дә , хәситәдәге кебек үк, яссы яисә төрле тәңкәләрдән файдаланганнар.

Тәңкәләргә үсемлек-чәчәк бизәкләре дә, сырлы-сырлы гарәп язулары да төшерелгән. Кайчагында изүгә, кечкенә коръән савытлары, шулай ук тамчысыман яисә йомры сәрке сәдәфләр, көмеш кыңгыраучыклар, сәркедән коелган күбәләкләр, бал кортлары тегелгән.

Татар авыллары янәшәсендә яшәгән башкорт, удмурт, керәшен хатын-кызлары исә изүләре тоташтырып тегелгән күлмәкләр киеп йөргәннәр. Керәшен, мишәр, чуваш, мордва һәм башкорт халыкларында “тамакса” дигән әйбер киң таралган. Анысы тукымадан ярымай рәвешендә кисеп тегелгән һәм сәйлән, төсле пыяла, мәрҗән, акча-тәңкәләр тезеп бизәлгән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этнографлар татар изүен шушы җирлектә яшәгән угро-фин халыклары мирасы дип исәплиләр. Чөнки Чулман бенда IV-V гасырларда яшәгән азелин кабиләләре каберлекләрендә көрәк сыман формада булып, изүне хәтерләткән яссы металл пластиналар табылган. Алтай төрекләренең тукыма һәм шулай ук металл күкрәкчәләре белән дә бәйләп карыйлар. Андыйлары Пазырык курганнарыннан табылган, һәм алар безнең эрага кадәр II-I меңьеллыкларга карый дип фараз ителә.

Пазырык күкрәкчәләрендәге көрәк сыман форма, мех җирлек өстенә тегелгән буй-буй күн кисәкләре; бала күкрәкчәсендәге ярымтүгәрәк тәңкәләр һәм алтын йөгертелгән сайгак сыннары – болар барысы да татар изүенең килеп чыгышы турында сөйли.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]