Икекойрыклылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икекойрыклылар latin yazuında])

Икекойрыклыла́р (Diplura) - бөҗәкләр отряды. 300 дән артык төре билгеле, күпчелеге тропикларда һәм субтропикларда яши. Татарстан территориясендә бер төре киң таралган - камподеидлар гаиләлегеннән (Campo­deidae) гади икекойрыклылар (Campodea plusiochaeta).

Сөтсыман ак яки саргылт төстә, кайвакыт көрән төстәге соңгы корсак сегментлары беләнкаты хитинлашкан вак бөҗәк. 2-8 мм зурлыкта, канатсыз, кортсыман, сыгылмалы, корсак соңында озын оры (чыгынты) пары - церков бар. Кимерүче авыз аппараты булган йомры башлы, барлык аяклары да бертигез. Җиңеләйтелгән, тулы булмаган әверелеш кичерә. Кабыгын ювениль яшьтә генә түгел, җенси җитлегү хәлендә дә сала. Җирдә, урман түшәмәсендә, черегән агачта, ташлар астында яши. Таркалган үсемлек калдыклары, бөҗәкләр һ.б. туфрак хайваннары, гөмбә кисәкләре, споралар, суүсемнәр беләнтуклана; кайвакыт вак туфрак буынтыкаякларына һөҗүм итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]