Икенче бөтендөнья сугышы
Икенче дөнья сугышы (1939 елның 1 сентябре — 1945 елның 2 сентябре) - ике хәрби-сәяси коалиция арасындагы сугышы. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була.
Эчтәлек
Сугыш чыгу шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Версаль килешүе Германияның кораллы көчләрен үстерү мөмкинлеген нык чикләгән. Ләкин, Һитлер хакимлеккә килгәннән соң, Германия Версаль килешүенең чикләүләрен боза башлый — атап әйткәндә, армияга алыну тергезелгән һәм тиз генә төрле хәрби техника эшләп чыгарырга тотына. 1936 елда Германия гәскәрләре Рейн демилитаризацияләнгән зонасын басып ала. 1938 елда Германия Австрияне һәм Чехословакиянең бер өлешен үзенә куша.
Территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Барлык хәрби хәрәкәтләрне 5 сугыш хәрәкәтләре мәйданына бүлеп була:
- Көнбатыш Аурупа: Көнбатыш Германия, Дания, Норвегия, Бельгия, Люксембург, Нидерландлар, Франция, Бөекбритания (авиабомбалаулар), Атлантика.
- Көнчыгыш Аурупа: СССР (көнбатыш өлеше), Польша, Финләндия, Норвегиянең төньягы, Чехословакия, Румыния, Маҗарстан, Болгария, Югославия, Австрия (көнчыгыш өлеше), Көнчыгыш Германия, Баренц диңгезе, Балтыйк диңгезе, Кара диңгез.
- Урта диңгез: Югославия, Греция, Албания, Италия, Урта диңгез утраулары (Мальта, Кипр һ.б.), Мисыр, Ливия, Төньяк Африка (Франциягә караган өлеше), Сүрия, Лөбнан, Гыйрак, Иран, Урта диңгез.
- Африка: Эфиопия, Сомали (Британия һәм Италиянеке), Кения, Судан, Көнбатыш Африка (Франциягә караган өлеше), Экваториаль Африка (Франция кулында), Мадагаскар.
- Тын океан: Кытай (көнчыгыш өлеше һәм төньяк-көнчыгыш өлеше),Япония (Корея, Көньяк Сахалин, Курил утраулары), СССР (Ерак Көнчыгыш), Алеут утраулары, Монголия, Һоңкоң, Француз Һиндкытае, Бирма, Андаман утраулары, Малайя, Сингапур, Саравак, Голланд Ост-Индиясе, Сабах, Бруней, Яңа Гвинея, Папуа, Соломон утраулары, Филиппиннар, Гавай утраулары, Гуам, Уэйк, Мидуэй, Мариан утраулары, Каролин утраулары, Маршалл утраулары, Гилберт утраулары, Тын океанның күп санлы вак утраулары, Тын океанның зур өлеше, Һинд океаны.
Аурупа һәм Төньяк Африкадагы хәрби хәрәкәтләр күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икенче дөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүм итүе белән башлана. 3 сентябрь көнне Бөек Британия һәм Франция Германиягә сугыш игълан итә. 17 сентябрьда совет гәскәрләре Польшаның көнчыгыш төбәкләрен басып ала. 30 ноябрьда совет гәскәрләре Финләндия территориясенә керә (Кышкы сугыш 1940 елның 12 мартына хәтле давам итә һәм формаль яктан совет чыганакларында Икенче дөнья сугышының өлеше дип исәпләнми). 1940 елның апрель һәм май айларында Германия гәскәрләре Дания, Норвегия, Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, июнь аенда Францияне басып алалар. 1940 елның июнь аенда СССР Литва, Латвия, Эстония һәм Румыниянең көнчыгыш төбәкләрен басып ала. 1940 елның 10 июлендә Германияне яклап Италия сугышка керә, аның гәскәрләре август һәм сентябрь айларында Британия Сомалины, өлешчә Кения һәм Судан басып алган, Мисыр җирләренә кергән. Декабрь аенда алар Британия гәскәрләре тарафыннан тар-мар ителеп, 1941 елның гыйнвар — май айларында Көнчыгыш Африкадан куылган. 1941 елның апрелендә Германия Греция һәм Югославияны басып ала. Япония Кытайның көньяк төбәкләрен һәм француз Һиндкытайның төньяк өлешен оккупацияләгән.
1941 елның 22 июнендә Германия Советлар Союзына һөҗүм итә (Бөек Ватан сугышын кара). 1941—1942 елларда Һитлерга каршы коалициянең нигезе оеша (СССР, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары).
Кызыл Армиянең Сталинград (1942—1943), Курск (1943) һәм Днепр елгасы (1943) ярларындагы җиңүләре белән Икенче дөнья сугышының борылышы билгеләнә. 1943 елның маенда Бөек Британия һәм Америка гәскәрләре Төньяк Африканы азат итәләр. 1943 елның июлендә Италиянең фашист режимы җимерелә, октябрь аенда Италия Германиягә сугыш игълан итә. Германия гәскәрләре Италия территориясен басып ала. 1943 елның июль-август айларында коалиция гәскәрләре Италиягә, 1944 елның июнендә — икенче фронт ачып Нормандиягә керәләр. 1944—1945 елларда совет гәскәрләре Үзәк һәм Көньяк-көнчыгыш Европа илләрен азат иткән. 1945 елның апрелендә союздаш гәскәрләр Төньяк Италияне азат итәләр, Көнбатыш Германияне басып алалар. 1945 елның 2 маенда Кызыл Армия Берлинны яулап ала. 8 май көнне Берлин янындагы Карлсхорст дигән урында Германия гәскәре башлыклары шартсыз капитуляция актына кул куялар. СССР, АКШ һәм Бөек Британия хөкүмәт башлыкларының Берлин конференциясе (17 июль — 2 август, 1945, Потсдам) Европаның сугыштан соң корылышының нигезләрен билгеләгән.
Атлантика өчен сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан Бөекбританиянең Хәрби диңгез көчләре Германиянекеннән күпкә көчлерәк булган. Бөекбританиянең хәрби флотына каршы көрәшүне өметсез эш дип исәпләп, Германиянең хәрби диңгез флотының башлыгы Редер керәйсер сугышы стратегиясен сайлаган, ягъни дошманның транспортларын юк итү стратегиясен. Бу идеяны гәмәлгә ашырыр өчен утызынчы еллар азагында «Дойчланд», «Адмирал Шеер», «Адмирал граф Шпее» исемле «кече линкорлар» төзелгән. Шул ук максатка «Бисмарк» һәм «Тирпиц» исемле линкорлар арналган. 1941 елның май аенда «Бисмарк», Атлантикага рейдка чыгып, Британия хәрби кораблар тарафыннан батырылган. Шуннан соң Һитлер зур корабларга ышаныч югалтып, хәрби флот башлыгы итеп Дёницты билгеләгән. Дёниц исә бигрәк су асты көймәләр ярдәмендә сугыш алып бару дигән фикердә торган. Германия күпләп су асты көймәләре төзи башлаган. Башта аларның хәрби хәрәкәтләре уңышлы булган, ләкин 1943 елның апреленнән алып Германиянең су асты көймәләре авыр югалтулар кичерә башлаган. Атлантика өчен сугыш чорында, 1939 елдан алып 1945 елга хәтле, Германия 340 су асты көймәсен югалткан. Һитлерга каршы коалиция көчләре 4245 транспорт карабы югалткан. Атлантика өчен сугышта Германиянең хәрби флоты нык көчсезләнгән. Нәтиҗә буларак, Германия хәрби диңгез көчләре, коалиция көчләре Нормандиягә диңгез ягыннан кергәндә, җитди каршылык күрсәтә алмаган.
Якын Көнчыгыш һәм Тыныч океандагы хәрби хәрәкәтләр күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1931 елдан алып японнар Маньчжурия һәм Төньяк Кытайны басып алуны башлаганнар. 1941 елның 7 декабрендә, сугыш игълан итмичә Перл Харборга һөжүм итеп, Япония АКШка каршы сугыш ачкан (бу сугыш Тын океандагы сугыш исем астында билгеле). 1941 — 1942 елның башында Япония Малайзия, Индонезия, Филиппины, Бирманы басып алган. Тын океандагы сугышның борылышы Мидуэй атоллы янындагы яу булган. 1944—1945 елларда бөек Британия һәм Америка гәскәрләре Маршалл һәм Мариан утрауларын, Филиппины азат иткән һәм Японияның Окинава утравын басып алган. Америка авиациясы Япониядагы Хиросима (1945 елның 6 августында) һәм Нагасаки (9 августында) шәһәрләренә атом бомбаларын төшергән. 1945 елның 9 августында Советтар Союзы Япониягә сугыш игълан итә, совет гәскәрләре Япониянең Квантун армиясен тар-мар итә, Төньяк-Көнчыгыш Кытай, Төньяк Корея, Көньяк Сахалин һәм Курил утраулары азат итә. 1945 елның 2 сентябрендә Япония шартсыз капитуляция турындагы актка кул куя.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |