Икътисади цикл
| Икътисади цикл | |
|---|---|
| Кайда өйрәнелә | business cycle theory[d] |
Икътисади цикллар — икътисади эшчәнлектәге тирбәнешләр, алар кабатланучы икътисади төшүләрдән (рецессияләр, депрессияләр) һәм икътисади күтәрелешләрдән тора. Цикллар периодик, ләкин даими түгел. Тибәнешләрнең озынлыгы һәм амплитудасы бик нык аерылып торырга мөмкин.
Икътисади цикллар базар икътисады күренеше дип санала. Планлаштырылган икътисадта цикллар юк, гәрчә планлаштырылган икътисад тигез булмаган рәвештә үсә алса да [1] .
Икътисади цикл фазалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икътисади цикл эзлекле төстә бер-берсен алмаштыручы дүрт фазадан тора.
Беренче фаза — икътисади күтәрелеш, ул актив халыкның тулысынча диярлек эш белән мәшгульлеге, барлык товар һәм җитештерүнең хезмәт күрсәтүләрнең даими киңәюе, керемнәрнең артуы, димәк, ихтыяҗларның да киңәюе белән характерлана. Җитештерүнең барлык күрсәткечләре иң югары ноктага җитә. Кайсыдыр бер мизгелдә тулай тәкъдим тулай ихтыяҗны уза башлый. Җитештерүчеләр үз товарларын сата һәм кредиторлары чимал куючылары белән исәп-хисап ясый алмыйлар, банкротлыкка чыгу башлана. Кулланучылар эшсез калудан курка һәм үз чималларын киметәләр. Сәүдә сату өчен яңа товарлар алмый, сәнәгать җитештерүне киметә һәм ресурсларга ихтыяҗ күрсәтми. Бу — артка китүнең башы.
Икенче фаза — икътисади төшү яисә рецессия, ул җитештерүнең һәм куллануның, керемнәр һәм инвестицияләрнең кимүе ТЭП дәрәҗәсенең тагын да төшүе белән үзенчәлекле. Ниһаять, барлык күрсәткечләр иң түбән ноктага җитә — кризис башлана.
Өченче фаза — депрессия', монда инде икътисад төпкә төшеп, бер урында таптана башлый, чөнки ул акрынлап көч җыйсын өчен вакыт кирәк була.
Дүртенче фаза — терелә башлау, ул җитештерүнең акрынлап арта баруы белән характерлана, чөнки ихтыяҗ үсә, сәнәгать өстәмә эш көче җәлеп итә башлый, сәүдә һаман саен күбрәк товарлар сорый, халыкның һәм эшмәкәрләрнең керемнәре үсә. Бу фаза барлык күрсәткечләр элеккеге күтәрелеш фазасының иң югары ноктасына җиткәнче дәвам итә, аннан соң яңа күтәрелеш һәм яңа икътисади цикл башлана.
Циклларның табигате
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Циклларның табигате турындагы төшенчәләр вакыт узу белән үзгәрде. Циклларның табигатен өйрәнүгә ике алым аерып күрсәтелә: детерминистик һәм стохастик [2] .
Кайбер галимнәр икътисади циклларны тышкы (экзоген) сәбәпләр белән аңлата:
сугышлар — алар аркасында икътисад хәрби продукция җитештерүгә яраклаша, өстәмә ресурслар һәм эшче көчләр җәлеп ителә, ә хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач, түбән төшү башлана;
ниндидер башка тышкы факторлар йогынтысы — мәсәлән, «нефть шогы» дип аталган нәрсә аркасында, ул чакта нефть чыгаручы илләр бер картель — ОПЕКка берләште һәм нефтькә бәяне кискен күтәрде, шуның белән сугыштан соңгы чордагы иң зур — 1973—1975 еллардагы бөтендөнья кризисын китереп чыгарды, бу вакытта АКШта җитештерүнең төшүе 16 ай дәвам итте һәм 5 % тирәсе булды;
инвестициягә, җитештерүгә, куллануга, бәяләр дәрәҗәсенә зур йогынты ясаучы эре яңалыклар (тимер юл барлыкка килү, автомобильләр, электроника);
хәтта Кояштагы таплар да — алар авыл хуҗалыгы культуралары уңышына йогынты ясый, ә уңыш булмау бөтен икътисадта кризиска китерергә мөмкин.
Башка икътисадчылар икътисади циклларны эчке (эндоген) факторлар белән аңлата:
хөкүмәтнең монетар (акча) сәясәте белән; акчаның күп булуы инфляция ыргылышы тудыра, ә аның аз булуы инвестицияләрне кыскарта һәм җитештерүнең төшүенә китерә;
25
тулаем тәкъдим һәм тулаем сорау чагыштырмасының үзгәрүе белән; бу очракта бөтенләй башка төр товарлар (мәсәлән, персональ компьютерлар) барлыкка килә, һәм ихтыяҗ аларга күчә, ә иске товар җитештерүчеләргә (бу очракта — язу машинкалары) производствоны ябарга һәм ресурсларны башка тармакларга юнәлтергә туры килә;
җитештерүне товар продукциясен кирәгеннән артык җитештерү аркасында килеп чыккан кыскарту белән; сорау аз булу яки бәяләр югары куелу аркасында зур запаслар туплана; сәүдә, аларны сата алмаганлыктан, бу товарлардан баш тарта, ә тулай тәкъдим тулай сораудан артып китә.
Икътисади циклларның сәбәпләре нидә генә булса да, алар икътисадка йогынты ясауларын дәвам итә. Дөрес, бу йогынты хәзерге заман базар икътисадында элеккеге кебек җимергеч түгел. Дәүләт һәм эре бизнес икътисади циклга тәэсир итәргә өйрәнде. Нык үскән илләрнең хөкүмәтләре циклларга каршы ярашу ысулларын куллана, шуның белән үсешнең иң югары нокталарын тигезли һәм икътисадка төпкә төшеп җитәргә ирек бирми. Эре бизнес маркетинг ярдәмендә теге яки бу товарга сорауның озакка исәпләнгән тенденцияләрен ачыклый һәм кирәгеннән артык җитештерүгә юл куймый.
Икътисади цикллар, бигрәк тә кризис фазасы эшсезлек һәм инфляция кебек тискәре күренешләргә китерсә дә, уңай яклар да бар: нәкъ менә кризис тулаем ихтыяҗны һәм тулаем тәкъдимне туры китерергә, яшәүгә иң сәләтле фирмаларны ачыкларга һәм икътисадны
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абель Э.[англ.], Бернанке Б. Макроэкономика. — СПб.: Питер, 2010. — 768 с.
- Акаев А. А. Современный финансово-экономический кризис в свете теории инновационно-технологического развития экономики и управления инновационным процессом. — 2009.
- Аукуционек С. П. Современные буржуазные теории и модели цикла: критический анализ. — М.: Наука, 1984. — 223 с.
- Блауг М. Экономическая мысль в ретроспективе. — 4-е изд.. — М.: Дело Лтд, 1994. — 720 p.
- Де Фрей, Мишель. История макроэкономики: от Кейнса к Лукасу и до современности = A history of macroeconomics from Keynes to Lucas and beyond. — Издательский дом «Дело» РАНХиГС, 2019. — 576 с. — (Академический учебник). — ISBN 978-5-7749-1423-4.
- Колебаний циклических теории : [арх. 9 октября 2022] / П. Н. Клюкин // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
- Кондратьев Н. Большие циклы конъюнктуры и теория предвидения. — М.: Экономика, 2002.
- Мендельсон, Л. А. Теория и история экономических кризисов и циклов. — М.: Соцэкгиз, 1959. — Т. 1. — 691 с.
- Мэнкью, Грегори. Макроэкономика. — М.: Издательство МГУ, 1994. — 736 с. — ISBN 5-211-03213-6.
- Ромер, Дэвид. Высшая макроэкономика. — 2-е изд. — М.: Издательский дом Высш. шк. экономики, 2015. — 854 с. — ISBN 978-5-7598-1241-8.
- Сакс, Джеффри, Ларрен, Фелипе. Макроэкономика. Глобальный подход. — М.: Дело, 1996. — 847 с. — ISBN 5-7749-0004-5.
- Хансен Э. Экономические циклы и национальный доход
- Циклов экономических теории / Осадчая И. М. // Франкфурт — Чага. — М. : Советская энциклопедия, 1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 28).
- Экономические циклы. — М.: Неон, 1996. — 768 с.
- Burda, M., Wyplosz, C. Macroeconomics: a European text. — Oxford University Press, 2013. — 573 с. — ISBN 978-0-19-960864-5.
- Farmer R. E. A. The evolution of endogenous business cycles (англ.) // National Bureau of Economic Research. — 2012. — No. w18284.
- Galí J. Monetary policy, inflation, and the business cycle: an introduction to the new Keynesian framework and its applications. — Princeton University Press, 2015. — 224 с. — ISBN 978-0691133164.
- Jones C. Macroeconomics (англ.). — W. W. Norton & Company, 2014. — 640 p. — ISBN 978-0393923902.
- Lucas R. Understanding business cycles // Essential readings in economics. — 1996. — С. 306—327.
- Markevich A., Harrison M. Great War, Civil War, and recovery: Russia’s national income, 1913 to 1928. // The Journal of Economic History. — 2011. — С. 672—703. — JSTOR 23018335..
- Mitchell W. C., Burns A. F. Statistical indicators of cyclical revivals // NBER. — 1938. — С. 1—12.
- Moore G. H. Statistical Indicators of Cyclical Revivals and Recessions // NBER. — Princeton University Press, 1961. — Т. 1. — С. 184—260.
- Sørensen P. B., Whitta-Jacobsen H. J. Introducing advanced macroeconomics: Growth and business cycles (англ.). — McGraw-Hill Education, 2010. — 848 p. — ISBN 978-0077117863.