Илгизәр Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгизәр Гайсин latin yazuında])
Илгизәр Гайсин
Туган телдә исем Илгизәр Тимергали улы Гайсин
Туган 15 июль 1952(1952-07-15) (71 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР) , Казаклар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре географ, педагог
Балалар Марат (эшмәкәр),
Ренат (КФУ доценты) [1]
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган укытучысы (1999)
Сайт Ильгизар Гайсин

Илгизәр Гайсин, Илгизәр Тимергали улы Гайсин (1952 елның 15 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Казаклар ) — галим, географ, педагог, педагогика фәннәре докторы (2001), профессор (2001). Татарстанның атказанган укытучысы (1999). Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2007). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2004 елдан), Халыкара педагогик академиянең әгъза-корреспонденты (2008 елдан), Россия табигать белеме академиясенең хакыйкый әгъзасы (2012 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 15 июлендә Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Тукай) районы Казаклар авылында туган[2]. «География һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлаган (1979). Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. Казанның Бауман районы ВЛКСМ район комитеты инструкторы ваззифасын башкарган.

«6-9 сыйныфларда табигый-фәнни дисциплиналарны өйрәнү процессында укучыларны экологик-әхлакый тәрбияләү» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына (1995), «Өзлексез экологик белем бирү системасының дәвамчанлыгы» темасына педагогика фәннәре докторлыгына (2000) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981—1990 елларда — Казанның СПТУ-21, СПТУ-29 да укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары.

1990—1995 елларда — Казанның Киров районы 81нче санлы мәктәп-гимназиясе директоры.

1995—1999 елларда — Мәскәү дәүләт коммерция университетының Казан коммерция институтының (филиал) укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, доцент.

1999—2002 елларда — Казан дәүләт педагогия университетының кътисадый география һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, доцент, профессор.

2002—2008 елларда — Казан дәүләт педагогика университетының география факультеты деканы, икътисадый география һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире.

2008—2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры, икътисадый география һәм география укыту методикасы кафедрасы мөдире. 2009—2011 елларда — табигый-география факультеты деканы.

2011—2014 елларда — Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм география институты география һәм экологик белем бирү бүлеге мөдире, 2013 елдан — география һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире[3].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп һәм вузда табигый-географик дисциплиналарны өйрәнгәндә экологик-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы мәсьәләләре. Мәктәптә һәм вузда укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләрен куллану. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм авыл мәктәпләре укучыларына экологик-әхлакый тәрбия бирүнең дәвамчанлыгы. Укучыларда экологик культура формалаштыру. Фәнни-гамәли конференцияләр оештыру. «Укучы яшьләргә экологик белем бирүнең дәвамчанлыгы» фәнни мәктәбенә нигез салучы[4].

Галимнең кул астында 24 кандидатлык диссертациясе, 1 докторлык диссертациясе якланган. Фәнни публикацияләре 360, шул исәптән 30дан артык уку һәм укыту-методик әсбаплары, 12 монографиясе бар, шуларның 7се автордаш булып язылган, ВАК журналларында һәм җыентыкларда 15тән артык фәнни мәкаләсе басылган[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гайсин Ренат Ильгизарович. Сайт КФУ(рус.)
  2. Гайсин И.Т., Салихова Р.А. Туган як хатирәләре: Тукай районының Казаклар авылы һәм аның кешеләре турында. Казан: «Школа, 2020. -148б.
  3. Кафедра теории и методики географического и экологического образования ИУЭиФ КФУ. 2020 елның 8 июнь көнендә архивланган. Сайт КФУ(рус.)
  4. 4,0 4,1 Гайсин Ильгизар Тимергалиевич. Энциклопедия «Известные учёные»(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]