Илгизәр Мәрдиев
Илгизәр Мәрдиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илгизәр Азат улы Мәрдиев |
Туган | 4 июль 1958 СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы |
Үлгән | 24 август 2014 (56 яшь) РФ, ТР, Яр Чаллы, Боровецкое мкрн. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | ралли пилоты |
Җефет | Ләйсән Гаян кызы |
Балалар | Айрат, Резеда, Ксения |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Илгизәр Мәрдиев, Илгизәр Азат улы Мәрдиев (Ильгизар Азатович Мардеев; 1958 елның 4 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы ― 2014 елның 24 августы, РФ, ТР, Яр Чаллы, Боровецкое мкрн.) ― автоузышчы, «КамАЗ-мастер» командасы ралли пилоты. Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (2019). РФ атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1958 елның 4 июлендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Чаллы районы Бакчасарай авылыннан.
Хезмәт эшчәнлеген КАМАЗда 1975 елда баш конструктор идарәсе каршындагы эксперименталь цехта фрезерлаучы буларак башлаган[1].
Армиядә хезмәт иткән. Армиядән соң, КамАЗ двигательләр заводында слесарьдан алып двигательләрне сынау буенча инженерга кадәр юл үткән.
Автомобильләрне сынаучы һөнәре, шулай ук узышлар белән балачактан ук мавыккан.
1986 елда КАМАЗның фәнни-техник үзәгенә күчкән, анда «Багги» ясау белән шөгыльләнгән һәм механик буларак, спортның бу төре буенча Бөтенсоюз ярышларында һәм Европа Кубогына узышларда катнашкан.
1992 елдан ― техник ярдәм машиналарын йөртүче сыйфатында халыкара ралли-марафоннарның даими катнашучысы.
1997 елда үзен спорт экипажы штурманы сыйфатында сынап караган, 2002 елда пилот креслосына күчеп утырган.
2007 елда «Дакар»да[d] В. Чагин экипажы авариягә эләккәч, Илгизәргә, команда данын яклап, атаклы көндәшләре белән каты көрәшкә керергә туры килгән. Һәм аның экипажы Дакарда көмеш медаль яулаган
2011 елда Дакар раллиенда финишта аның экипажы бик җитди көндәш ― Франц Эхтердан (MAN[d], Германия) берничә минутны тартып алган. Тарихта беренче тапкыр беренче 4 урынны КАМАЗ экипажлары алган.
2013 елда спорт карьерасын төгәлләгән һәм «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы производствосы башлыгы булган. Анда эшләгәндә, И. А. Мәрдиев узыш йөк машиналарын җыю һәм сынау буенча барлык эшләрне оештырган.
2014 елның 24 августында 57нче яшендә Боровецкое урманында квадроциклда юл-транспорт һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Яр Чаллы шәһәр зиратының мөселман ягында җирләнгән[2].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Ләйсән Гаян кызы. Улы ― Айрат Мәрдиев (1987 елгы), «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты [3]. Кызлары Резеда, Ксения [4].
Спорт казанышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1997 ел, «Байконур – Мәскәү» Россия чемпионаты, В. Чагин экипажында штурман ― 3нче урын
- 2001 ел, «Калмыкия 2001» Россия чемпионаты этабы ― 1нче урын
- 2002 ел, «Мастер-Ралли» ― 1нче урын
- 2002 ел, «Оптик 2000» ― 1нче урын
- 2003 ел, «Шәрекъ – Каппадокия раллие» ― 2нче урын
- 2003 ел, «Телефоника – Дакар» Ф. Кәбиров экипажында механик ― 3нче урын
- 2004 ел, «Хәзәр далалары» ― 2нче урын
- 2004 ел, «Оптик 2000» ― 1 че урын
- 2005 ел, «Хәзәр далалары» ― 1нче урын
- 2006 ел, «Бөек Калмыкия» ― 1нче урын
- 2006 ел, «Казачий круг» ― 1нче урын
- 2007 ел, «Хәзәр далалары» ― 1нче урын
- 2007 ел, «Дезерт Челлендж», Р. Миңнеханов экипажында механик ― 1нче урын
- 2007 ел, «Лиссабон – Дакар» ― 2нче урын
- 2008 ел, «Маршрут-1000» Россия чемпионаты этабы ― 3нче урын
- 2011 ел, «Дакар» ― 4нче урын
- 2011 ел, «Сембер тракты» ― 3нче урын
- 2012 ел, «Дакар» ― 5нче урын
Ралли Дакар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ел | Категория | Марка | Позиция | Этапларда җиңүләр |
---|---|---|---|---|
2004[d] | Йөк машинасы | КамАЗ | 4нчe | - |
2007[d] | 2нчe | - | ||
2009[d] | 4нчe | - | ||
2010[d] | 5нчe | 1 | ||
2011[d] | 4нчe | - |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 ― 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
- 2000 ― Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
- 2000 ― «Көмеш укчы» милли премиясе лауреаты
- 2005 ― транспорт тармагының «Алтын арба» халыкара иҗтимагый премиясе лауреаты
- 2005 ― 1нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2005 – «Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме
- 2005, 2008 ― КАМАЗ ААҖнең Мактау грамотасы
- 2007 ― Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәте
- 2008 ― КАМАЗның атказанган хезмәткәре
- 2008 ― «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» аерымлык билгесе
- 2009 ― Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе
- 2010 ― Дуслык ордены (РФ)
- 2011 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2013 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
- 2013 ― «Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мардеев Ильгизар Азатович. Милли хәзинә
- ↑ Ольга Сергеева. Ильгизар Мардеев: «Победа у каждого своя!». KP.RU, 25.08.2014(рус.)
- ↑ Ильгизар Мардеев. Автогонщик
- ↑ Погиб Ильгизар Мардеев. Новости ОАО Камаз, 25.08.2014
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мардеев Ильгизар Азатович / Заслуженные люди Тукаевского района. III издание (составитель и гл. редактор Х. Н. Мухаметшин). Набережные Челны: «Ислам Нуры», 2016. ― С. 76.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- КАМАЗ-мастер: Персоналии
- Алексей Топоров. КАМАЗ-мастер: Ильгизару Мардееву - 50!
- Мардеев Ильгизар Азатович. «Республика Татарстан», 26.08.2014(рус.)
- 4 июль көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Яр Чаллыда туганнар
- 24 август көнне вафатлар
- 2014 елда вафатлар
- Чаллыда вафатлар
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Шәхесләр:КамАЗ
- Русиянең халыкара спорт осталары
- Татарстан автоузышчылары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның атказанган машина төзүчеләре
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары
- I дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр