Илгизәр Фазлуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгизәр Фазлуллин latin yazuında])

Илгизәр Кәримҗан улы Фазлуллин- танылган журналист һәм шагыйрь.


Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фазлуллин  1937 нче елның 1 нче июнендә элекке Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән ) районының Әрә -Тугай авылында укытучы гаиләсендә туган. 1955 нче елда техник училище тәмамлап, С.Горбунов исемендәге заводта слесарь-лекальщик  булып хезмәт юлын башлый. Шул ук вакытта, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Һәм аны уңышлы тәмамлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илгизәр Фазлуллин шигырьләре  көндәлек матбугатта 1954-55 нче елларда басыла башлый. Бүгенге көндә ул республикабызда чыга торган төрле исемдәге гәзит-журналларда шигырьләр, парчалар, шулай ук  каләмдәшләренең иҗатларына карата үз фикерләрен әйткән күп санлы мәкаләләр бастырган автор. Аның «Совет әдәбияты» («Казан утлары»), «Идел», «Азат хатын»(«Сөембикә»), «Чаян», «Ялкын» кебек мәртәбәле журналларда, танылган шагыйрь-әдипләр, каләмдәшләре белән берлектә чыккан «Яшьлек алга ашкына», «Дуслык» кебек күмәк җыентыкларда байтак әсәрләре дөнья күрә. Ә 1967 нче елны Татарстан китап нәшриятында «Сабыйлар уянганда» дигән исем белән беренче китабы басылып чыга.

Илгизәр Фазлуллин- танылган журналист һәм шагыйрь. Аның күпсанлы шигырьләре композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынып, киң таралдылар. Мәсәлән, Илгизәр Фазлуллин шигырьләренә күренекле композиторыбыз Сара Садыйкова иҗат иткән  “Белегез шуны” җыры, менә инде 40 елга якын халкыбызның иң яраткан җырларыннан берсе булып, сәхнәләрдә, концертларда, мәҗлес-табыннарда, әле бүген дә халкыбыз күңелендә сакланып, һаман да башкарылып, җырланып тора. Илгизәр Фазлуллинның төп иҗаты- җыр өчен шигырьләр язу. Ләкин әле бу аның күпкырлы эшчәнлегенең бер ягы гына. Ул, бер үк вакытта, 30 елдан артык инде заводта чыгарыла торган “Алга” гәзите каршында оештырылган әдәбият-иҗат түгәрәгенең җитәкчесе дә булып тора.

Илгизәр  Фазлуллинның “Күгеш чишмәсе” китабы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анда элеккеге Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы төбәгеннән чыккан күренекле кешеләр: бөтен илгә танылган академик Илдус Хәйбуллин, Казандагы “Элекон” заводының башкаручы директоры Равил Мингалиев, тел, әдәбият галиме, профессор Мөхәммәтхан Фазлуллин, композитор Сара Садыйкованың ире, беренче профессиональ  режиссер, актер Газиз Айдарский, ветеран спортчылар арасында Европа һәм дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев кебек күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге яктыртыла, бу төбәккә багышланган шигырьләр һәм җырлар аерым бүлек итеп тәкъдим ителә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 нче елда Илгизәр Фазлуллин иҗаты турында Ленин исемендәге мәдәният сараеның яшь кинематографистлары “Истоки творчества” дип исемләнгән кинофильм төшерә һәм ул хезмәт коллективларында күрсәтелә. 1982 нче елда ул, актив әдәби һәм журналистлык эше өчен, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.




Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.http://yashel-uzan.ru/index.php/news/k%D2%AFrenekle-yaktashlar/igelekle-iat-iyase

2.https://search.rsl.ru/ru/record/01002481525

3.http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-37932/

4.http://erlar.ru/taxonomy/term/175

5.https://infourok.ru/prezentaciya-na-tatarskom-yazike-ilgizr-fazlullin-tugan-yagim-shagiyre-2184656.html
6.http://www.heter.ru/catalog/khudozhestvennaya-literatura/belegez-shuny-yrlar/