Илгиз Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгиз Закиров latin yazuında])
Илгиз Закиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илгиз Тимершәех улы Закиров

Туу көне

7 июль 1954(1954-07-07) (69 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш

Эшчәнлек еллары

1980 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, баянчы, җырчы

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Илгиз Закиров

Илгиз Закиров, Илгиз Тимершәех улы Закиров (1954 елның 7 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш) — композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае җырчы-солисты, баянчы-аккомпаниаторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елның 7 июлендә Актаныш районы Аеш авылында туган. Әлмәт музыка укуханәсен (2007 елдан көллият), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1990) тәмамлаган.

1980 елдан Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда эшли. Чаллыда «Чулпан» вокаль ансамбле оештыра. Әлеге коллектив шәһәр, зона, республика фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулый.

Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамбленың музыкаль җитәкчесе булып эшли.

Иҗатында үзе язган җырлар зур урын алып тора. Күренекле шагыйрьләр белән бергә 200 дән артык җыр иҗат иткән. Аның җырларын башкарып, күп кенә татар җырчылары танылу ала. Газинур Фарукшин белән «Керкәле таулары», «Актанышым», «Сиңа кайттым, газиз туган җирем» һәм тагын күп җырлар иҗат итә. Салават Фәтхетдинов 1991 елны Чаллыга күчеп килгәч, аның белән бергәләп иҗат итә башлый. Роберт Миңнуллинның «Әнкәйнең догалары» дигән шигыренә көй яза. Әлеге җыр Салават башкаруында «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән телевизион конкурста беренче урынны яулый һәм бик таныла.

«Кышкы чия» (Виннисә Фәттахова сүзләре), «Кәркәле таулары», «Соңдыр шул, соңдыр», «Ап-ак карлар ява» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Илле яшь», «Бу дөньяда без кунак кына», «Саубуллашу» (Шәрига Таһирова сүзләре), «Туган якның китмәс кошлары без» (Марсель Гыймазетдинов сүзләре) һ. б. җырлары хитка әверелә.

Баянчы-аккомпаниатор буларак, Хәния Фәрхигә, Азат Тимершәехкә һ. б. бик күп җырчыларга уйный. Җырларын Гүзәл Уразова, Руслан Кираметдинов һ. б. җырчылар башкара.

Минзәлә театры, Чаллы татар театры өчен спектакльләргә музыка яза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Гөлназ Закирова, композитор[1].

Малае Илнар Закиров, экономист.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлназ Закирова. tuylar.ru, 30.04.2013

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]