Эчтәлеккә күчү

Илгиз Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгиз Хәйруллин latin yazuında])
Илгиз Хәйруллин
Татарстан премьер-министры урынбасары
Вазыйфада
1992 ел – 2001 ел
Аңа кадәр Мансур Хәсәнов
Туган 2 гыйнвар 1940(1940-01-02)
СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Ямаширмә
Үлгән 22 февраль 2025(2025-02-22) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Белем Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Илгиз Хәйруллин, Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин (Ильгиз Калимуллович Хайруллин; 1940 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Ямаширмә2025 елның 22 феврале, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1992―2001 елларда ТР Премьер-министры урынбасары[1], 1982―1992 елларда ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе, 2006―2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

1940 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районы Ямаширмә авылында өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Кәлимулла Бөек Ватан сугышында гвардия майоры дәрәҗәсендә катнашкан. Сугыштан яраланып кайткан, берничә елдан яралардан вафат булган. 13 яшендә Илгиз Кәлимулла улы Казан педагогика училищесына укырга кергән. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын «татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы» белгечлеге буенча яхшы билгеләргә тәмамлаган[2].

Хезмәт эшчәнлеген 1957―1958 елларда интернатта тәрбияче булып башлаган, 1958―1959 елларда Ямаширмә урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

1964 елдан ― ВЛКСМның институт комитеты сәркатибе, соңрак комсомолның Бауман райкомына күчә.

Армиядә хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән соң, комсомол-партия эшендә: 1966―1972 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор, фәнни яшьләр секторы, мәктәп яшьләре һәм пионерлар бүлеге мөдире урынбасары, өлкә комитеты секретаре.

1972 елдан ― КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор, 1978―1982 елларда пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире[3].

1982―1992 елларда ― Телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе. Аның җитәкчелегендә республика телевидениесе төсле тапшыруларга күчерелгән, үзәк каналлар челтәрендә җирле ТВ тапшырулары өч сәгатьтән биш сәгатькә кадәр арттырылган.

1985―1990 елларда ― ТАССР Журналистлар берлеге президиумы рәисе.

1992―2001 елларда ― ТР Премьер-министрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Ул вакытта Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына, Яшь тамашачы театрына, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрына, Качалов исемендәге рус драма театрына реконструкция ясалган. Тукай исемендәге филармония яңа биналы булган. Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ), Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге һәм клиник онкология диспансеры бинасы төзелгән, Благовещение соборын реставрацияләү башланган, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы булдырылгане. И. К. Хәйруллин тәкъдиме белән ТР Дәүләт Советы «республика чечен сугышына срочниклар җибәрмәячәк» дигән карар кабул иткән[4].

2001―2004 елларда «Зенит»[d] банкының төбәк вәкиллеге директоры, 2004―2015 елларда ― әлеге банкының идарә рәисе киңәшчесе.

2005―2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, 2006―2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе[3].

2025 елның 22 февралендә Казанда 86нчы яшендә, йөрәгенә операция ясаганнан соң озак та үтми вафат булган. Казанның Арча зиратында җирләнгән[2].

« Карап торышка йомшак кеше иде, ләкин шул ук вакытта кырыс, таләпчән, нык, каты куллы дип тә әйтеп булмый... Бик матур итеп иҗат кешеләре белән уртак тел таба белде[2]
»
« Ул киңкырлы кеше булды. Журналистика өлкәсе, дәүләт эшчәнлеге, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе дисеңме – болар барысы да аңа бик яхшы таныш иде. Шуңа да ул безнең өчен Татарстан Иҗтимагый палатасына нигез салучы кеше булып кала[2]
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләле. Хатыны Наҗия, кызы Лилия (Галиева), оныклары, оныкчыклары.

Биектау районы үзәгенең бер урамын һәм Ямаширмә авылындагы урта белем бирү мәктәбен [5] аның исеме белән атарга карар кылынган[6].