Илдархан Галәветдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдархан Галәветдинов latin yazuında])
Илдархан Галәветдинов
Туган телдә исем Илдархан Галәветдин улы Галәветдинов
Туган 1936(1936)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Уразмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган укытучысы

Илдархан Галәветдинов, Илдархан Галәветдин улы Галәветдинов (1936 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Уразмәт) — галим-математик, физика-математика фәннәре кандидаты (1971). КДПИның физика-математика факультеты деканы (1991—1997), укыту эшләре буенча проректоры (1997), Татарстанның атказанган укытучысы (1996).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда Мөслим районы Уразмәт авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Галәветдин — Бөек Ватан сугышы инвалиды. Урәзмәт җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Баку шәһәрендә өч ел хәрби хезмәттә була.

КДПИ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм вузны кызыл дипломга тәмамлый. КДПИның алгебра һәм геометрия кафедрасына укытучы-стажер итеп билгеләнә. Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укып (1965—1967), Казан дәүләт университетында физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1971).

1969 елдан — алгебра һәм геометрия кафедрасының өлкән укытучысы.

1972 елдан — физика-математика факультеты деканы урынбасары, доцент.

1975 елдан — алгебра һәм геометрия кафедрасы мөдире.

1991—1997 елларда — физика-математика факультеты деканы.

1997 елдан — Казан дәүләт педагогия институтының укыту эшләре буенча проректоры.

2000 елдан — алгебра кафедрасы профессоры.

2006—2019 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) профессоры.

2012—2016 елларда — Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетының (Самар) Казан филиалы табигый һәм техник фәннәр кафедрасы доценты[1].

Фәнни эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Математика буенча уку китаплары авторы. Башка авторлар белән берлектә «Русско-татарский словарь–справочник математических терминов» (1997), «Математика для малышей» (3 бүлектән, 2000), «Симметричные многочлены» (2002) китапларын язуда катнаша. 1966 елда Математикларның халыкара конгрессында (Мәскәү) чыгыш ясый. Журналларда («Ученые записки Казанского университета. Серия: Физико-математические науки», «Филологоия и культура» һ. б.) фәнни мәкаләләр бастыра[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]