Илдар Аляутдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Аляутдинов latin yazuında])
Илдар Аляутдинов
Туган 17 август 1978(1978-08-17) (45 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты

 Илдар Аляутдинов Викиҗыентыкта

Илдар Рифат улы Аляутдинов (1978 елның 17 августы, Мәскәү, ССРБ) — Мәскәү мөфтие, Мәскәү җәмигъ мәчете баш имамы, Мәскәү Мемориал һәм Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы. «Әл-Әзхар» университетының Филология һәм дин гыйлеме факультетын тәмамлаган (Каһирә, Мисыр), китаплар авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Аляутдинов 1978 елның 17 августында Мәскәү шәһәрендә туа. 2001 елда Каһирә университетының «Әл-Әзһәр» академиясенең «Филология һәм дин белеме» факультетын тәмамлый. Фән юлын сайлап, Илдар хәзрәт шул ук елны Бакалавр булып магистратурага укырга керә һәм ике елдан соң аны уңышлы тәмамлый.

2003 елдан магистратурада белем алганнан соң Илдар хәзрәт мөфти шәех Равил Гайнетдин билгеләп куюы буенча Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы була[1].

Дини эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Аляутдиновның лекцияләре һәм вәгазьләре Мәскәүнең Поклон тавындгы мемориаль мәчетендә укыла. Илдар хәзрәт редакциясе астында «Muslim Media Press» нәшриятының күп кенә китаплары дөнья күрә[2].

Илдар хәзрәт шулай ук Мәскәү ислам университетында «Хутба-гомилетик» дисциплинасы буенча әйдәп баручы укытучы була, башка дисциплиналары буенча Мәскәүнең күп кенә мәтәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә укыта. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт бүлеген җитәкли[2].

2012 елда РФ мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Мәскәү шәһәре мөхтәсибәте оештырыла, ул җирле дини оешмаларны берләштерә һәм уртак эшчәнлекне координацияләү максатыннан оештырыла. Әлеге берләшмәнең җитәкчесе итеп имам-хатыйб Илдар Аляутдинов сайлана. 2013 елда мөфти Равил Гайнетдин карары белән Мәскәү шәһәре мөхтәсибәте Мәскәү шәһәре Диния нәзарәтенә яңадан рәсмиләштерелә, аны Мәскәү мөфтие рәсми статусы белән Илдар хәзрәт җитәкли.

2011 елдан Илдар хәзрәт РФ мөселманнарының Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Имам-хатыб Ильдар-Хазрат Аляутдинов
  2. 2,0 2,1 ДУМ РФ, 2011

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]