Илдар Гарифуллин (1964)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Гарифуллин (1964) latin yazuında])
Илдар Гарифуллин
Туган 2 декабрь 1964(1964-12-02) (59 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Нефтехимик

Илдар Исмәгыйль улы Гарифуллин (1964 елның 2 декабре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия футболчысы, ярымсакчы, мини-футбол уенчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Гарифуллин 1964 елның 2 декабрендә Казанда туа. Казанның «Вымпел» командасы (тренеры Ф. Н. Гыйззәтуллин) һәм «Рубин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе (тренеры Г. В. Орлов)[1]. Җирле «Вымпел» өчен 1990 елда төбәк дәрәҗәсендә чыгыш ясый башлый.

1991 елда Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы составында икенче түбән лигада чыгыш ясаган, 41 матчта сигез гол керткән. 1992 елда команда белән бергә Россиянең икенче лигасыннан беренчегә чыга, анда 1992—1996 елларда 107 матчта 11 гол керткән. 1996 елның уртасыннан ел ярым дәвамында Казанның «Рубин» клубы өчен икенче дивизионда уйнаган. Яшел Үзәннең «Прогресс» клубы өчен икенче дивизионда сигез матч үткәреп, профессиональ футбол карьерасын киләсе елда төгәлләгән. 1999 елда Казанның «Электрон» һәвәскәрләр клубы өчен уйнаган.

1998/99 — 1999/2000 сезоннарында Казанның «Приволжанин» мини-футбол клубы өчен чыгыш ясаган, 1999/2000 чемпионатында өч уен үткәргән[2].

2002—2004 елларда Һәвәскәрләр футбол лигасы беренчелеге һәм Кубогы һәм яшьләр беренчелеге матчларында судья булып эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сайт болельщиков ФК Рубин
  2. Мини-футбол России. Статистический справочник. Ассоциация мини-футбола России. 10 лет. С 45

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]